Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Хәзер инде исерек хатын-кызга аптырамыйбыз

30 мең сумштраф салынды.

Соңгы елларда гүзәл хатын-кызларыбыз бар өлкәдә үзләрен сыныйлар, күрсәтәләр һәм уңышка да ирешәләр. Элек ир-атлар гына эшләгән профессияләрдә дә хәзер хатын-кызларыбыз  бик иркенләп эшлиләр. 

      Шуның белән бергә, гүзәлләребез ир-атларның начар гадәтләрен дә тиз үзләштерәләр. Бу барыннан да бигрәк машина белән идарә итүчеләргә кагыла. Район суд залында исерек шоферларга хөкем карары яңгыраганда, алар арасында хатын-кызлар булуы сискәндерә. 
  
 – Без, элегрәк руль артында хатын-кыз булса, аларга сокланып кына карый идек, алар алкогольле эчемлекләр кулланалардыр, дип, ничектер башка да килми иде. Әмма, соңгы елларда вәзгыять нык үзгәрде, ир-атлар кебек, хатын-кызлар да руль артына кызмача утырудан  тайчынмый башладылар. Без, ЮХИДИ хезмәткәрләре хәзер бу мәсьәләгә нык таләпчән карыйбыз, хатын-кызларның юлда, руль артында тотуларына нык  игътибар бирәбез, даими тикшерәбез, ди район юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе хезмәткәре Ф. 
    
 Тикшерүләр барса да, бәлки мине туктатмаслар әле, дигән фикер белән юлга  спитрлы эчемлекләр кулланып, рульгә утыручы хатын-кызлар әледән-әле  “кармакка” эләгеп тора. Мәсәлән, Чепья авылында яшәүче, балигъ булмаган ике бала әнисе, 12 мартта ике шешә пиво эчкәннән соң, нидер исенә төшеп,  төнлә, сәгать уникенчедә Урта Көшкәт авылына юл тота. Юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, аның бу вакытта нишләп йөрүе белән кызыксыналар, шофер хатын-кыздан килгән исне тоемлап, махсус приборга өрүен сорыйлар. Ул каршы килми һәм соңрак төзелгән протоколда күрсәтелгәнчә, прибор аның алкоголь кулланганын күрсәтә. Леди-шофер да бу күрсәткечләрне инкарь итми.
 
     Район җәмәгатьчелек  судында каралган бу эш буенча исерек ханым җаваплылыкка тартылды, машина     йөртү хокукыннан вакытлыча колак какты һәм 30 мең сум штрафка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев