Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Студент балаӊныӊ стипендиясе ничә сумга артачак?

Һәр елдагыча Татарстан хакимияте югары уку йорларында укучы студентларның стипендиясе артачагы турында сүз кузгата.

Татарстан вузлары студентлары яңа уку елында стипендия артачагына өмет итә ала. Моның өчен республика бюджетыннан студентлар өчен бүленеп бирелә торган акча күләмен арттырачаклар. Бу хакта ТР премьер-министры Алексей Песошинга сылтама белән «РБК-Татарстан» яза.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, 2019 елның 1 сентябреннән стипендияләр уртача 43 процентка артачак. Аспирантлар, ординатор һәм ассистент-стажерларга — 99 сумга, ә академик һәм социаль стипендияләр 72 сумга күбрәк түләнәчәк, дип язалар. Техникум студентлары стипендиясенә 26 сум, махсус урта белем бирү йорты укучыларына 19 сум өстәләчәк. Ә иң бәхетлеләре — фәнни тикшеренүләр өлкәсендәге дәүләт учреждениеләре аспирантлары: аларның стипендиясе 268 сумга артачак.

Ә Сезнеӊ студент балагызныӊ айлык стипендиясе ничә сум һәм ул нәрсәгә җитә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: студент