Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРның 100 еллыгы

Данил Хәбибуллин махсус бүләк иясе(+фото)

Кичә “Татмедиа” җәмгыятендә “Минем Татарстаным” дип аталган рәсемнәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды

 “Гаилә һәм мәктәп” журналы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелгән бәйге җиңүчеләре арасында Балтач егете – Данил Хәбибуллин да бар. 
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан буенча үткәрелгән конкурста “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар” номинациясендә махсус бүләк Балтач урта мәктәбеннән Данил Хәбибуллинга (җитәкчесе – Люция Рәшит кызы Шәйхетдинова) тапшырылды. Тырыш егет саллы бүләкләргә дә ия булды. 
Хәбибуллиннар гаиләсе өчен бу беренче генә җиңү түгел. Район күләмендә үткәрелеп килүче төрле бәйгеләрдә дә, бәйрәмнәрдә дә гел актив чыгыш ясаучы гаилә алар. Данилне әлеге җиңүе белән ихластан котлап, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев