Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРның 100 еллыгы

Районыбызның “Мактаулы гражданины”

Районыбызның икътисадын үстерүдә, аны ил, республика күләмендә танытуда зур өлеш керткән якташларыбызны, хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән райондашларыбызны хөрмәтләү йөзеннән 2011 елда районның “Мактаулы гражданины” исеме булдырыла. Үткән еллар эчендә аңа 28 райондашыбыз лаек булса, быел районыбызның 90 еллык юбилее көннәрендә бу сафларга алты кеше өстәлде. Хәзер сезне әлеге мәртәбәле исемгә лаек булучылар белән таныштырабыз.

Әхмәдиев Фәрит Габделбәр улы – 1947 елның 2 февралендә Яңгул авылында туган. “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, “Татарстан Республика-сының атказанган җиңел промышленность хезмәткәре”. “Дуслык” ордены һәм “Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале, “Физкультура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен” билгесе белән бүләкләнгән. Карадуган мебель фабрикасы директоры булып эшләгән елларда Балтач бренды булырлык мебельләр эшләтүне оештыра. Татарча милли көрәш остасы. Рәсәй, Татарстан күләмендәге чемпионат һәм ярышларда җиңүче һәм призер. Күп мәртәбәләр район Сабантуйлары баш батыры. Милли көрәш буенча район федерациясе җитәкчесе, күп чемпионат һәм ярышларның оештыручысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев