Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРның 100 еллыгы

Тәлгать Һадиев - районның “Мактаулы гражданины”

Районыбызның икътисадын үстерүдә, аны ил, республика күләмендә танытуда зур өлеш керткән якташларыбызны, хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән райондашларыбызны хөрмәтләү йөзеннән 2011 елда районның “Мактаулы гражданины” исеме булдырыла. Үткән еллар эчендә аңа 28 райондашыбыз лаек булса, быел районыбызның 90 еллык юбилее көннәрендә бу сафларга алты кеше өстәлде. Хәзер сезне әлеге мәртәбәле исемгә лаек булучылар белән таныштырабыз.

Һадиев Тәлгать Миңнәхмәт улы – 1960 елның 29 августында Шеңшеңәр авылында туган. 39 ел “Маяк” җәмгыятендә ДТ-75 тракторында эшли. Елның-елында югары күрсәткечләргә ирешә, район тракторчылары арасындагы ярышларда гел алдынгы урыннарны яулый. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнә, “ТР атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы”исеменә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев