Тыюның үтәлешен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контрольдә тотачак
11 июньнән 14 июньгә кадәр, триатлон буенча Россия беренчелеген уздыру вакытында, Казансуда кече үлчәмле, җәяүле һәм спорт-җилкәнле суднолар хәрәкәте тыелачак.
«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, тыю Казан чикләрендәге елганың бер өлешен – Кремль дамбасыннан алып компрессор күперенә кадәр билгеләнгән.
Кече үлчәмле судноларда йөрү тыелачак:
2026 елның 11 июнендә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр;
2026 елның 12 июнендә 06:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр;
2026 елның 13 июнендә 06:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр;
2026 елның 14 июнендә 06:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр.
Тыюның үтәлешен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контрольдә тотачак.
Татар-информ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев