Аллам сакласын: ир белән хатын һәм аларның балалары газ белән агуланган
Төрлесе

Аллам сакласын: ир белән хатын һәм аларның балалары газ белән агуланган

Узган төндә Казанда Краснококшайская урамындагы 154нче йорттагы бер фатирда дүрт кеше газ белән агуланган. Бу турыда «Татар-информ»га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

36 яшьлек ир-ат, аның 37 яшьлек хатыны һәм аларның 12 яшьлек кызы белән 7 яшьлек улын хастаханәгә китергәннәр. 

Ир-ат 7 нче номерлы хастаханәдә ята. Балаларны һәм аларның анасын ДРКБга илткәннәр.

Чыганак: "Татар-информ"

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев