Ашны һәм чәйне ничек тизрәк суытырга?
Төрлесе

Ашны һәм чәйне ничек тизрәк суытырга?

Кайвакыт, берәр кая ашыкканда, артык кайнар булу сәбәпле, өйдән бер чынаяк чәй эчмичә чыгып киткән чаклар да булгалый. Ә аны бик тиз һәм җиңел генә суыту ысулы бар!

Моның өчен тутыкмас корычтан эшләнгән аш кашыклары булса, шул җитә. Берьюлы берничә кашыкны кайнар чәйле чынаякка тыгып куйганда, чәй санаулы мизгелләр эчендә суыначак.

Аш бик кайнар булганда да шушы ук ысулны кулланырга мөмкин. Дөрес, савыт-саба күбрәк җыелачак, аның каравы, үңәчне яндырмыйча гына ашау мөмкинлеге туачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев