Балалар утырган сал елгада капланган - ике малай һәлак
Төрлесе

Балалар утырган сал елгада капланган - ике малай һәлак

Дүрт яшүсмер малай үзләре ясаган салга утырып, елгага чыккан.

Липецк өлкәсендә елгада дүрт яшүсмер малай утырган сал капланган. Балалар бу салны үзләре ясап, елгага чыккан булган. Бу турыда РИА Новостига сылтама белән, "Вести" каналы хәбәр итте.

Фаҗига Дон елгасында булган. Елганың тирәнлеге 1,5 м булган урында 10 һәм 14 яшьлек ике малай батып үлгән.

Исән калган малайлар ярга үзләре чыккан. Батып үлгән балаларның мәетләрен табып алып, полициягә тапшырганнар.

 

Фото: pixabay.com

intertat.tatar

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


суга бату

Нет комментариев