Бер ризык билне нечкәртә!
Төрлесе

Бер ризык билне нечкәртә!

Ябыктыручы тәмле ризык ачыкланган.

Ул токсиннарны чыгара, ялкынсынуны бетерә, артык авырлыктан котылырга ярдәм итә. Нәрсә ул?

Ул – кипкән хөрмә җимеше (финики). Бу җимеш бик файдалы, ул ашкайнатуны яхшырта, метаболизмны тизләтә.
Финикларда файдалы майлы кислота бар, бу ризык татлыга тартылуны киметә.

Диетологлар ачыкканда кипкән хөрмә ашап куярга киңәш итә. Аны җимеш салатына, йогуртка кушарга да була. Үзе тәмле, татлы бу җимеш белән шикәрне алыштыру яхшы.

Шулай да һәрнәрсәдә чама белергә кирәк. Көненә 5-7 җимеш ашау җитә, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Ләйсән Якупова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ябыгу диета хөрмә

Нет комментариев