Бердәмлектә – көч! Бәйрәм белән, кадерлеләребез!
Төрлесе

Бердәмлектә – көч! Бәйрәм белән, кадерлеләребез!

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.

Балтач - күпмилләтле район. Бездә һәрбер милләт вәкиле балалачактан ук аралашып, дус-тату яши. Татар халкының милли бәйрәме булган Сабантуена барлык милләт вәкиле дә җыела, Гырон-быдтон, Питраулар, ... бәйрәмнәре милли дуслыкны ныгыта, эшкә дәрт, күңелгә дәрман өсти. Күп кенә хезмәт коллективларында да милләтара дуслык, бер-береңне аңлап, ярдәмләшеп эшләү гасырлардан гасырларга күчә килә. Борынгы әби-бабаларыбыз да кунакларга йөрешеп, бәйрәмнәрен бергә уртаклашып, кайгыда да, шатлыкта да бер-берсенә ярдәм итешеп, матур яшәгәннәр. Хәзер исә бүгенге буынга әлеге күркәм гадәтләрне саклап, киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерәсе иде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бәйрәм котлавы Дуслык Халыклар бердәмлеге көне халык бәйрәмнәре милләтләр татулыгы

Нет комментариев