Бүлмә гөлләренә биш төрле ашлама
Төрлесе

Бүлмә гөлләренә биш төрле ашлама

Бүлмә гөлләрен даими рәвештә ашлап торырга кирәк.

Файдалы киңәшләр?

Моның өчен берничә төрле ысул кулланырга мөмкин.
1. Гөлләргә су сибү алдыннан атнага бер тапкыр туфракка 1 балкашык шикәр комы сибеп чыгыгыз.
2. 1 литр суга 1 ашкашык агач көле кушып, 1 атна төнәтегез һәм шуны гөлләргә 10 көнгә бер тапкыр сибегез.
3. Атнага бер тапкыр аспирин эремәсе (1 литр суга 1 сәдап) сиптерегез.
4. 1,5 литр суга 1 балкашык йөзъяшәр суы кушыгыз да, шуны айга бер тапкыр гөлләргә сибегез.
5. 1 литр суга 1 куык В12 витаминын кушып болгатыгыз да, шуны айга ике тапкыр сибегез.

Авыл офыклары

Фото: Гөлия Әхмәтҗанова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


гөлләр үстерү

Нет комментариев