Бу да мәхәббәт корбанымы?..
Төрлесе

Бу да мәхәббәт корбанымы?..

33 яшь... Барысы да алда иде әле...

Нефтекама халкы Кувыкин тыкрыгында урнашкан йорт янында коточкыч табылдыкка тап булган. Күпкатлы йорт тәрәзәләре астында ир-ат гәүдәсе яткан. Шаһитлар бу хәл турында социаль челтәрләрдә сөйли.

33 яшьлек урындагы кешенең үлеменең сәбәбе әлегә билгесез булып кала, тик комментаторлар ир-атны үз-үзенә кул салган, дип фаразлый.

Зыян күрүченең күршеләре аның хатыны белән еш низаглашуын билгеләп үтә. Хәзер вакыйга урынында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: Bash.News.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


кеше үлгән

Нет комментариев