Дөрес тукланыгыз!
Төрлесе

Дөрес тукланыгыз!

Сәламәтлекне бернигә дә алыштырып булмый.

Русиядәге үлем очракларының 63 проценты дөрес тукланмауга бәйле. Моның турында "Роспотребнадзор"ның матбугат хезмәте белдерә.

Шул ук вакытта, шушы ук сәбәп нәтиҗәсендә хатын-кызларның симерүе дә 2-2,5 тапкыр арткан. Моннан тыш, чамадан күп шикәр, тоз, төрле майлар куллану гипертония, шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүнең дә төп сәбәбе.

Ведомство товар тышлыгына аның нәрсәдән эшләнгәне турындагы белешмәләрне тулырак язу яклы, дип яза "Кызыл Таң".

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дөрес туклану

Нет комментариев