Бу коточкыч хәлне мәрхүмәнең күршеләре ачыклаган.
Яр Чаллыда фатирда өлкән яшьтәге ханымның гәүдәсен тапканнар. Бу хәл турында полиция хезмәткәрләренә 79 яшьлек пенсионерның күршеләре хәбәр иткән.
Алар полициягә ялгыз хатын-кызны озак күрмәүләрен әйткән. Чакыру буенча килгән участковый, фатирны ачып, анда үлгән хатын-кызны тапкан. Мәрхүмәнең гәүдәсе "мумия" хәлендә булган.
Әлеге вакытта хокук саклаучылар Яр Чаллыда яшәүче ханымның үлемгә китергән хәл-шартларны ачыклый, махсус суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, дип хәбәр итә урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары, дип яза Кызыл таң.
Фото: pixabay.com/ru
Автор: Ример Насретдинов
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев