Иминлек каешың куелганмы?
Төрлесе

Иминлек каешың куелганмы?

11 июльдән алып 10 августка кадәр республика буенча «Иминлек каешы» профилактик чарасы үткәрелә. Аның барышында иминлек каешын эләктермәгән шоферлар һәм пассажирлар аерым контрольгә алыначак.

– Чараның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллануда административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. Шуңа да көн саен участок полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрәбез. 11-19 июль көннәрендә 61 шоферга, 3 пассажирга иминлек каешын куймаган өчен административ беркетмә төзелде, – дип искәртеп узды район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов.

Шуны да ассызыклап үтәсе килә, ярты ел эчендә респуб-лика юлларында иминлек каешын куймаучылар катнашында 32 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 кеше һәлак булган, 25е төрле тән җәрәхәтләре алган. Районыбыз буенча ярты еллык саннарга күз салсак, узган ел – 685, быел 657 шоферга беркетмә төзелгән. Бу төр кагыйдә бозуга каралган штраф бәясе 1000 сумны тәшкил итә. Ләкин ничек кенә булмасын, күп шоферлар иминлек каешын гомерне саклап калу чарасы итеп түгел, ә штраф «чәпемәсеннәр» өчен куллана. ЮХИДИ тармагында  шундый әйтем бар – кагыйдәләр кан белән языла, бу сүзләрне беребез дә онытмасак иде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


«Иминлек каешы» профилактик чара

Нет комментариев