Казанда суррогат алкоголь белән агуланып өч кеше үлгән
Төрлесе

Казанда суррогат алкоголь белән агуланып өч кеше үлгән

Зыян күргән бер хатын-кызны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр.

Казанның Симонов урамында урнашкан йортларның берсендә ике ир-ат һәм ике хатын-кыз суррогат алкоголь белән агуланган. Аларның өчесе ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үк үлгән.

Зыян күргән бер хатын-кызны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан мәгълүм булды.

«Зыян күргән хатынга 32 яшь. Аның хәле уртача дип бәяләнә. Хәзер табиблар аның тормышы өчен көрәшә», — дип аңлаттылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


суррогат

Нет комментариев