Коммуналь хезмәтләргә бәяләр 4 процентка артачак
Төрлесе

Коммуналь хезмәтләргә бәяләр 4 процентка артачак

Киләсе елда Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 4 процентка артачак.

Бу хакта финанс министры урынбасары Рөстәм Аюкасов Дәүләт Советы комитеты утырышында белдерде.

«1гыйнвардан азык-төлек һәм дару бәяләре – 4 процентка, 1 сентябрьдән стипендияләр – 4 процентка, 1 июльдән коммуналь хезмәтләр хакы – 4 процентка үсәчәк», – диде ул 2022 елга Татарстан бюджеты турында закон проекты буенча фикер алышуда.

Аюкасов әйтүенчә, киләсе елга республика бюджеты керемнәре – 294,8 миллиард сум, чыгымнар – 305,7 миллиард сум, бюджет дефициты  10,9 миллиард сум күләмендә планлаштырылган.

Ватаным Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


жкх ТКХ түләүләре

Нет комментариев