Кукмара районында 700 квадрат метр мәйданда янгын чыккан (+фото)
Төрлесе

Кукмара районында 700 квадрат метр мәйданда янгын чыккан (+фото)

Балыклы авылы фермасында печән складына ут капкан.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Кукмара районында печән складына ут капкан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Балыклы авылы фермасында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына узган төндә 00.31 сәгатьтә килә.

Хәвеф урынына 117нче янгын-коткару часте, «Урал» ирекле янгын сүндерү отряды, полицейскийлар һәм электр челтәрләре оешмасы хезмәткәрләре килә.

Янгында беркем дә зыян күрми. 

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 
Безгә Telegramда язылыгыз

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


янгын

Нет комментариев