Көзен сарымсакны кайчанга кадәр утыртырга?
Төрлесе

Көзен сарымсакны кайчанга кадәр утыртырга?

Бакчачы Фарсель Зыятдинов сарымсакны октябрь башларыннан да соңга калмый утыртырга киңәш итә.

Сарымсакны төнлә температура даими 3 һәм аннан югары булмаганда, көндез 7-8 градустан күтәрелми башлагач утыртырга кирәк.

Җылылык 10 градустан арткан очракта сарымсак тишелеп чыгып, салкыннарда өшергә мөмкин.

Дөрес вакытта утыртылган сарымсак тамырны дөрес җибәреп, файдалы матдәләр тукланып кала, бу исә аңа салкын кышларны җиңел кичерергә ярдәм итәчәк.

Сарымсакны яз көне дә утыртырга мөмкин. Ләкин көз көне утыртылган сарымсак тизрәк өлгерә һәм яхшырак саклана.

Ватаным Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бакчачыга файдалы киңәшләр сарымсак утырту

Нет комментариев