Норма-Балтач арасындагы тротуар чистартылмый
Төрлесе

Норма-Балтач арасындагы тротуар чистартылмый

Сайт укучыбыздан тротуарлар чистартылмый дигән шалтырату кабул иттек.

– Норма һәм Балтач арасындагы тротуар инде күптән чистартылмый. Шушы юлдан күпме кеше үтә. Бик җайлы иде. Аны чистарту кем җаваплылыгында икән? – дип шалтыраттылар безгә Норма җирлегеннән.

Укучыбызның соравын Норма авыл җирлегенә җиткердек. Мәсьәләне тиз арада хәл итәрбез дип ышандырдылар.

 

Фото: автор

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


тротуар юллар кардан чистарту

Нет комментариев