Татарстанда һава торышы бозыла
Төрлесе

Татарстанда һава торышы бозыла

Мөмкинлеккә карап, өйдән чыкмау, ерак араларга бармау киңәш ителә.

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). 5 июньдә Татарстанда яшенле яңгыр һәм өермәле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Иртәгә көн үзәгеннән башлап 23.00 сәгатькә кадәр республикада яшенле яңгыр һәм боз явуы фаразлана.Секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 20-25 метрга кадәр көчле җил көтелә. Мөмкинлеккә карап, өйдән чыкмау, ерак араларга бармау киңәш ителә. 
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


һава торышы

Нет комментариев