Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәттеләр
Төрлесе

Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәттеләр

Иртән һәм көндез республика территориясендә бозлавык булачагын фаразлыйлар.

Иртәгә, 2 мартта, Татарстан территориясендә буран һәм көчле җил көтелә.

«Кайбер районнарда буран, иртән һәм көндез бозлавык булырга мөмкин», — дип кисәтә Татарстанда яшәүчеләрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, әмма көндез көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәргә мөмкин.

Тулырак: ТИ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


һава торышы буран көчле җил

Нет комментариев