Тротуарларны чистарту өчен тагын бер техника
Төрлесе

Тротуарларны чистарту өчен тагын бер техника

Махсус кечкенә трактор керә алмаган урыннарны чистарту өчен юллар идарәсе быел тагын да кечкенәрәк техника-җайланма сатып алган икән.

Иртән эшкә килгәндә, сәгать җиделәрдә үк инде элекке автовокзал ягыннан үзәккә менгәндәге тротуарларның чистартылган булуына күнегеп киләбез. Кар-буранлы көннәрдә дә үз эшләренә хилафлык китерми юлчыларыбыз. Әле бу вакытта күп кешеләрнең капка төбе дә көрәлмәгән була. Махсус кечкенә трактор керә алмаган урыннарны чистарту өчен юллар идарәсе быел тагын да кечкенәрәк техника-җайланма сатып алган икән. Мотоблоклар тибындагы кар аттырткыч белән әнә шундый урыннарны чистарталар да, тротуарларны киңәйтәләр дә. "Кар күбрәк яуган чакларда тротуарлар кырына өелгән карларны ераккарак арттыру өчен бик уңайлы, таррак сукмакларда-урыннарда эшләргә җайлы", - ди аның белән идарә итүче Айрат Ягъфәров.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


тротуар юллар

Нет комментариев