«Улым белән очрашуны 9 түгел, 10 ай көттек» (видео)
Төрлесе

«Улым белән очрашуны 9 түгел, 10 ай көттек» (видео)

Ниһаять, 1 ай үткәч гаилә кавышты.

Казан блогеры Эльза бер ай элек дүртенче тапкыр әни булды — аның малае туды. 1 ай буе әни белән бала бер-берсен кайвакытта гына күреп, хастаханәдә ятып чыктылар. Эльза ханым бала тапканнан соң сәламәтлегенең бик нык какшавын хәбәр иткән иде.

Ниһаять, 1 ай үткәч гаилә кавышты. Хастаханәдән аларны каршы алырга Эльза ханымның ире Ирек һәм 3 баласы да килгән.

– Улым! Миңа шундый матур карыйсың! Сиңа бүген 1 ай бит инде! Күңелемдә булганны әйтеп бетерә торган түгел! Без бит сабыемны 10 ай көттек, — дип күз яшьләре белән сөйли блогер.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев