Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан халкы ун көн ял итәчәк
Төрлесе

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан халкы ун көн ял итәчәк

Республика халкы 2018 елның 30 декабреннән 2019 елның 9 гыйнварына кадәр ял итә.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төзегән эш календаре нигезендә, Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан халкы ун көн ял итәчәк.

Шулай итеп, 29 декабрь – шимбә эш көне була һәм ул бер сәгатькә кыскара. 30 һәм 31 декабрь ял көннәре була. 30 декабрь якшәмбегә туры килә. 31 декабрьгә – дүшәмбегә 29 декабрь, шимбә ял көне күчерелә.

Яңа елда республика халкы 8 гыйнварны да кертеп, 10 көн ял итәчәк.

Фото: архив/Рамиль Гали

 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


яллар

Нет комментариев