Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Берьюлы ике бәйрәм

Үз гомерләрендәге беренче уку чиреген тәмамлап, беренче тапкыр каникулга чыкты.

30нчы октябрьдә Балтач гимназиясенең 1нче и сыйныфында берьюлы ике бәйрәм булды. Укучылар гимназиянең туган көнен дә билгеләп үтте һәм үз гомерләрендәге беренче уку чиреген тәмамлап, беренче тапкыр каникулга чыкты. Гимназия көне кысаларында балалар аның тарихы, символлары белән танышты, аларны гимназистлар сафына кабул иттеләр. Икенче бәйрәм - беренче каникуллар бәйрәме. Мальвина һәм Буратино укучыларның ике ай дәвамында математика, азбука, әлифба, инглиз теленнән туплаган белемнәрен сынады. Кичә ахырында иң зур уңышларга ирешкән укучылар билгеләнде, балалар әти-әниләр һәм укытучыларның күчтәнәчләре белән сыйланды.

Чулпан Габделганиева, 1 и сыйныфы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гимназиясе