Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Кичә Балтач мәдәният үзәгендә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең райондагы этабы буенча Гала - концерты узды+фоторепортаж

Алда – Казанда – Пирамидада узачак Гала-концерт!

Әлеге фестиваль егерме еллап бара, шушы егерме ел эчендә күпме сәләтле балалаларыбыз ачыкланды, аларның талантларын үстерү өстендә эшләнде, сәхнә әдәбенә өйрәнелде. Арада мәктәпне тәмамлагач, мәдәният-сәнгать юнәлешендә укырга китүче кызлар-егетләр дә бар. Фестиваль республика күләмендә Татарстан Президенты патранажлыгы белән узса, безнең җирлектә исә район башлыгы Рамил Нотфуллин ярдәмендә тормышка аша. Аның бер елны да гала концертны калдырганы юк, килә, балаларны алкышларга күмеп, азагына кадәр тамаша кыла, балалар белән бергә сәхнәдә фотога төшә, һәрбер баланы бүләкли, иҗаты белән кызыксына. Бу юлы фестивальнең бүләкләү өлеше тагын да үзенчәлекле булды, балаларны җирле, районара этапларга, башкалага. иңнәренә зур җаваплылык алып, исән-имин йөртеп кайткан автобус шоферлары, яшь талантларның сәламәтлекләре өчен кайгырткан мәгариф учреждениесендә эшлүче шәфкать туташлары да бүләкләнде.

Гала - концерт елдан-ел камилләшә, баей, күркәмләнә. Быелгысы тагын да әйбәт кебек тоелды, утыздан артык бала тамашачыга җыр-моңын, биюен, шигырьләрен бүләк итте. Азактан фестивальнең гимнына әверелгән Кояш җырын җырлаганда залдагы тамашачы аягурә басып, яшь талантларны сәламләде, алкышларга күмде. Шат күңелле тамашачылар ­- алар балалары өчен чын күңелдән куанып утырган әти-әниләр, шатлык-куаныч белән уртаклашырга килгән туган-тумачалар, остазларның яңадан-яңа “иҗат җимешләре” белән хозурланырга килгән сәнгать сөючеләр, балаларга көч биреп торучы остазлар һәм дә районыбызның мәдәниятен, аның киләчәге белән бергә рухи халәтен кайгыртып яшәүче җитәкчеләребез! Алда – Казанда – Пирамидада узачак Гала-концерт! Уңышлар телик йолдызчыкларыбызга! Гран-при безнеке булсын!!!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Созвездие - Йолдызлык"