Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Онытылыр димә, онытырмын димә

Сәнгать бәйгеләрендә җитәкченең катнашуы үзе бер плүс.

2017 елда «Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана» дигән исем астында, районкүләмендә, оешма-предприятиеләр арасында иҗади бәйге башланган иде. Күптән түгел Балтач мәдәният үзәгендә бәйгенең йомгаклау өлеше узды. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Сәхнәдә – бары тик безнең үзешчәннәр – райондашлар чыгыш ясады.

Куныр авылында гомер итүче сыйныфташым Айгөлнең ире Илгизәрнең сәхнәдә ике улы белән чыгыш ясауларын  фотога төшердем дә, сыйныфташлар группасына җибәрдем. Берсе комментарий яза: “Күптәнге концерт ләбаса бу, Айгөл дүртенче баласын алып кайтты бит инде”, ди. Әйе шул, Сафиуллиннар гаиләсенең “Балтач газы” оешмасы концертында чыгыш ясауларына ике еллап бардыр, үткәннәр бит менә Гала-концертка да, егетләр дә үсеп киткәннәр, сөбханалла! (Айгөлнең иптәше район газ оешмасында эшли).

Әнә шулай, 2017 елдан башлап быелга кадәр сузылган бәйгегә ноябрь башларында йомгак ясалды. Шуңа күрә, Гала-концертка чакыру элмәсен күреп гаҗәпләнгән тамашачыга аптырый торган түгел. Ни генә дисәң дә, концерт номерлары онытылмаган бит менә, күңелгә кереп калганын тиз генә онытып булмый шул.

Өч сәгатькә кадәр сузылган концерт җыр-биюгә, нәфис сүзгә бик бай иде. Концертны полициянең егетләр хоры башлап җибәрде. Җитди халыктан хис-тойгы өмет итеп булмагандай, чыгышлары ниндидер батырлык кылу көнен искә алуга тиң иде. Аннан соңгы номер – ХЭС оешмасы исеменнән чыгыш ясаучы гармунчыларга тамашачыны күтәренке рухта концертка алып кереп китү җиңелләрдән булмады. Ә менә, Балтач тамашачысын инде бик күптәннән җырлары белән әсир иткән Азат Нигъмәтҗанов (Балтач гимназиясе) дәртләндереп җибәрде. Җырлавын тамашачы да ярата, үзе дә залдагыларның сокланулы карашларын күреп- тоеп җырлый. Гомумән, гимназиянең номерлары уңышлы иде, сәхнәдән-сәхнәгә йөреп күнеккән, кечкенәдән үк бик күп фестивальләрдә урын яулаган укучы кызлары Зәлия Әүбәкирова, искиткеч күркәм вальс биюләре (коллектив белән концерт куйганда ук бу биюләре бик уңышлы килеп чыккан иде, балда Наташа Ростовалар белән Андрей Балконскийлар әйләнә мени, шулкадәр тырышып, төз итеп, хисчән итеп, очынып-очынып бииләр!) янә алкышларга күмелде. “Балтач газы” оешмасы исеменнән Альбина Зәкиева игезәк кызлары Илүзә һәм Гөлүзә белән кабат сәхнәгә чыкты, газ оешмасы куйган концертларда җырлый-җырлый үскән кызлар инде алар, әтиләре Ришат озак еллар оешмада хезмәт куя. Балтач урта мәктәбе мөгаллимәләре рус халык биюен башкарганда рус милләтенең әйлән-бәйләне күз алдыннан үтте, аларның бу номерлары фольклорга багышланган фестивальләрдә бик кулай булыр иде, киемнәре дә матур, үзләре дә чибәрләр. Әлеге биюдән һәм мәктәпнең ир-егет укытучылары хорыннан чыгып та әйтергә була: мәктәп коллективтагы күпчелекне катнаштырырга тырышкан, читтән алмаган, үзенекеләрен җәлеп иткән. Район почта бүлекчәсе турында да шулай дияргә нигез бар.  Биредә эшләүче җырчы ханым-туташлар белән бергә почта җитәкчесе Гали Фәйзрахманов үзе дә катнашты, солтан ролендә биеп йөрде. Сәнгать бәйгеләрендә җитәкченең катнашуы үзе бер плүс.

Дәвамы "Хезмәт" газетасында басылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гала-концерт