Көтеп алган яңгырларга куансак та, көчле җил һәм яшенле яңгырлар күңелгә шом сала.
Кичә кичен күп кенә авылларда көчле җил һәм яшенле яңгырлар зыян салды. Таузар авылында ут сүнеп, тал ботаклары сынса, Карадуганның да берничә урамы утсыз калган. Салавычта исә күп кенә электр җиһазларын яшен суккан. Сосна һәм Шубан авылларында да ут беткән, агачларга да зыян килгән.
Нет комментариев