«2FAN» әдәби каналында яңа видеоролик урнаштырдылар
Зәринә Хуҗина туган телдә мәхәббәт турында шигырь укый.
КӨТӘМ
Җир ананы куенына алып,
Яфракларның кочканнарын көтәм.
Ямап китәр иде яраларын,
Җылы назын бирер иде күптән.
Ят болытлар арасында
Югалмавын телим кошкайларның.
Көзләр шундый ачы, кырыс булса,
Түзәрләрме алар кыш айларын?
Дөбер-шатыр әрни-әрни
Еламавын сорыйм чиксез күкнең.
Күргән саен өзгәләнә үзәк,
Бозып аткач җирнең ямьле күркен.
Бар дөньяны дер селкетеп
Шауламавын таләп итәм җилнең.
Кар асларына күмелә
Кошкайга салынган җимем.
Ышанычлы, назлы кулларыңда
Бикләнергә телим бик озакка,
Чит-ятларга ачтыртмам ишекне,
Ябып куям җиде кат йозакка.
Күзләремнән күзләреңне алмый
«Яратам», – дип әйтәнеңне көтәм,
Бер карашың белән бар дөньямны
Җылы нурга күмәр идең күптән.
Күз алдымнан ташлар идем
Бар җиһанда барган хәрәкәтне,
Янәшәмдә барлыгыңны тою –
Минем җаным өчен иң рәхәте.
Ашыкмыйча, куеныңа алып
Кочканыңны өмет итә күңел,
Янда булсаң, дөньям тыныч була,
Калганнары бер дә мөһим түгел.
Аңла шуны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев