Хирурглар өй юганда бармагын өзгән кызның бармагын корсагына тегеп куеп саклап калган
Хәвеф-хәтәр

Хирурглар өй юганда бармагын өзгән кызның бармагын корсагына тегеп куеп саклап калган

Ампутация ясамыйча, бармакны формалаштыру өчен микрохирурглар аны хатын-кызның корсагына тегеп куйган

Татарстанда Республика клиник хастаханәсе хирурглары тәрәзә төбен юганда чыгып торган урынга йөзеге эләгеп, бармагын өзгән 24 яшьлек хатын-кызга ярдәм иткән, дип яза Татар-информ.

Ампутация ясамыйча, бармакны формалаштыру өчен микрохирурглар аны хатын-кызның корсагына тегеп куйган. Якындагы дүрт атна дәвамында ул шулай йөриячәк, ә аннан соң травматологлар бармакны тергезү һәм тире күчереп утырту белән шөгыльләнәчәк.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу 2 номерлы травматология бүлегендә булган бердәнбер очрак түгел. Татарстанда яшәүче исерек ир-ат электр вышкасына менгән һәм чыбыкка тотынган. Ток аның кулы аша үткән һәм җитди җәрәхәтләргә китергән. Күчереп утырту өчен тукымаларны тергезү өчен кулны вакытлыча ир-атның корсагына тегеп куйганнар

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев