Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Җан өрдем үткәннәргә (+фото)

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме электән килгән бәйрәм. Бу көнне хезмәт коллективлары совет властен данлап митингларга чыккан. 

Җылы, ямьле көннәр, зарыгып көткән яңгырлар янәшәсендә карлы, яшенле һава торышы җиһаныбызга Яз һәм Хезмәт бәйрәмен алып килде. Борчулы чаклар булса да, бәйрәм бәйрәм инде, көтеп алабыз, үзебезчә әзерләнәбез. Үзизоляциядә яшәп инде күпләр өйләрен юды, бакчада эшләрен тәмамлады, утырту бәрәңгеләрен әзерләп куйды, язның тәмле ризыгы булган суган пирогына кадәр пешереп ашады. Ә менә онлайн тормышыбызның аерылгысыз бер тармагына әверелгән мәгариф өлкәсендә бик күңелле һәм җанга рәхәт проект старт алды. “Картиналарга җан өрү” дип атала ул. Советлар Союзы чорындагы 1 май открыткаларын аласың да, шул рәвешкә китереп я үзеңне, я балаңны алар урынына куясың. Шундый да үзенчәлекле фотолар белән инде инстаграм битләре тулды. Язның ямьле көннәре белән бергә алар да күңелне күтәрә, борчуларны оныттыра, – Бәйрәм белән, Балтач, бәйрәм белән дуслар, кадерле газета укучыларыбыз диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев