Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Батыр оныклары: "Бөек Ватан сугышында бабам батырлыгы"

Безнең карт бабаебыз Низаметдинов Галләметдин Низаметдин улы 1908 елда Шода авылында туа. 1941 елның 10 августында Чепья военкоматыннан фронтка алына.

Бөек Ватан сугышы башланган вакытта ул инде гаиләле була. Карт әбиебез Гайрифә 3 бала белән кала. Галләметдин бабабыз  3нче Украина фронтында катнаша. Иң элек 1012нче укчы полкта, соңрак 1011нче укчы полкта көрәшә.Бабабыз хезмәт иткән укчы полк штаб дивизиясен саклый. Чираттагы разведка вакытында курку белмәс Галләметдин Низаметдинов иптәшләре белән бер фашистны пленга ала. Моның өчен ул “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә. 1942-1945 елларда зенитчы-пулеметчы буларак туган ил азатлыгы өчен көрәшә. Сугышчан батырлыклары өчен “Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен” медальләре һәм “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. 
1945 елның 25 июнендә туган якларына әйләнеп кайта. Иң элек колхозда эшли. Алдынгы карашлы, төгәл, кырыс кеше була. Соңрак колхоз рәисе, рәис урынбасары, учетчик булып хезмәт куя. Низаметдиновлар гаиләсендә сугыштан соң тагын 4 бала дөньяга килә. 
Галләметдин бабабыз 1989 елның 18 августында вафат була. Бөек Ватан сугышы ветераны булган карт бабабызның исеме, батырлыклары хакында безнең гаиләдә онытмыйлар. Без, оныклары-оныкчыклары ел саен аның фотосурәте белән “Үлемсез полк” акциясенә кушылабыз.

Рахман һәм Рамазан Газизуллиннар

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев