Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

“Көчле кеше – ул сугып еккан түгел, егылганга кул биреп аны торгызган кеше”

“Кортикны сезгә бушка бирделәрме?”,

15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 31 ел тулу һәм 23 февраль – Ватан сакчылары көне уңаеннан, "Факел" клубында өч төрле көрәш ярышлары узды. 
– Бүгенге көндә безнең алда торган мөhим бурычларның берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин hәм Патриот тәрбияләү. Ватанпәрвәрлек ул барлык гражданнар да, кемнең - кем булуына карамыйча, илгә файда китерү өчен тырышып эшләгән җәмгыятьтә генә була ала. Ватанпәрвәрнең хезмәте илгә бәла китермәскә тиеш; ул бүгенге уңыш, отыш белән яшәмичә, киләчәге турында кайгыртырга бурычлы. Балалар күңелендә өмет, киләчәкнең матур булуына ышаныч уяту. Безнең эшчәнлекнең төп максаты да менә шушылар, – дип сүз алды бәйрәм башында “Факел” клубы диретокры Азат Зәкиев. 
Чыннан да, клуб коллективы бу юнәлештә күләмле һәм нәтиҗиле хезмәт башкара. Эшләгән эшләре кәгазьдә, сүздә генә калмыйча, үз нәтиҗәләре белән сөендерә. Төзүчеләр микрорайоны халкы өчен чын мәгънәсендә зур табыш ул клуб. 
Тарих битләренә күз салсак, моннан 30 ел элек яшьләрнең, балаларның буш вакытларын күңелле итеп уздыруны күзаллап, нигез салынган клуб ял белән генә чикләнмичә спортны да берләштерә. Ә спорт ныклы характер, сәламәт шәхес тәрбияләүдә иң көчле корал. Коллектив ел әйләнәсе шук малайлар, үсмер егетләр һәм кызлар, яшь парлар, өлкәннәрөчен берсеннән-берсе матур кичәләр, ярышлар, бәйгеләр, конкурслар үткәреп кенә тора. Шушы көннәрдә узган чара аеруча нык тәэсир итте. 15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 31 ел тулу һәм 23 февраль – Ватан сакчылары көне уңаеннан, "Факел" клубында өч төрле көрәш ярышлары узды. Чарада хәрби ветераннар Андрей Павлов, Фәрит Галимов, Фәрит Шәрифуллин, Данияр Кәримов катнашты. Дзю-до, каратэ, бокс түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр иң элек мастер-класслар күрсәтте. 
– Сезне күзәтеп, сокланып утырдык, нинди мөмкинлекләр бар хәзер. Без үскәндә мондый клублар булмады. Үз эшенең осталары булган тренерлар Ягъфәр Шәмсемөхәммәтов, Азат Әүхәдиев, Васил Зәкиевта шөгыльләнүегез белән дә бәхетле сез.Сезнең чыгышларны тамаша кылырга килгән әти-әниләрегезнең горурлык хисләре кичерүен күреп тә куандык. Рәхмәт аларга, сезгә дөрес юнәлеш биреп, һәрчак сезнең белән булганнары өчен. Буш вакытыгызны юкка сарыф итмичә, спорт белән дус булуыгыз бик яхшы. Киләчәктә илебезне саклаучылар булып, сәламәт егетләр булып үсеп җитегез, – дип изге теләкләрен ирештерде хәрби корабль капитаны Андрей Петрович Павлов. 
Ярышлар башлангач, хәрбиләр түзмәде, спортчылар белән бергәләп ярышты. Егетләргә биргесез җиңеллек белән турниктан күтәрелгән Фәрит Галимовка, озынлыкка сикерүдә рекорд куйган Данияр Кәримов һәм Фәрит Шәрифуллинга егетләр бераз көнләшеп тә, сокланып та карады. Ярышларга нәтиҗәләр ясаган арада спортчылар хәрбиләрне түгәрәккә алып хезмәт иткән еллары, ирешкән уңышлары, мактаулы исемнәре хакында бер-бер артлы сораулар яудырды. Арада берәүнең “Хезмәт хакыгыз күпме?” дип соравы, икенчесенең Андрей Петровичтан “Кортикны сезгә бушка бирделәрме?”, дип кызыксынуы бераз уйланырга мәҗбүр итте, анысы. “Балага хәзер бар әйберне сатып алып бирәбез, алар бит хәзер көч чыгарып, тир түгеп нидер алып була диеп уйлый да белми”, дип җавап кайтарды залдагы бер әни. Әйе, бу фикер белән килешми мөмкин түгел. Әмма шунысы куандыра, балалар битараф түгел, алар кызыксына. Иң мөһиме, алар сәламәт яшәү рәвешен үзләренә юлдаш итеп алган. Телевизор, компьютер, планшет алдында утырып вакыт сарыф итми. 
– Онытмагыз, көчле кеше ул сугып еккан түгел, егылганга кул биреп аны торгызган кеше. Сез көчле егетләр булып үсәсез. Һәм сез аны яхшы максатларда гына кулланыгыз, – дип үз киңәшләрен бирде әфганчы- ветеран Фәрит Шәрифуллин. 
Шундый рух күтәренкелегендә үткән чарада катнашкан балалар туган илебез язмышына битараф булып үсмәсләр дип ышанасы килә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ??????

    Теги: чара