Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

"Хәтер бакчасы" акциясенә кушылдыңмы әле? (+фото)

“Хәтер бакчасы” («Сад памяти») акциясенә балтачлылар да теләп кушылды.

Матур башлангычны мәктәп балалары күрсәтте. Акция игълан ителгәннең беренче көннәрендә үк алар Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары хөрмәтенә агачлар утыртты.

Акция Россия буенча, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан уздырыла.  27 млн һәлак булучы истәлегенә 27 млн агач утырту планлаштырыла. 

Ә син "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылдыңмы әле? Кушылмаган булсаң, әле соң түгел. 

Исегезгә төшерәбез, санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә һәм коронавирус инфекциясе таралу куркынычы нәтиҗәсендә, акциягә дистанцион рәвештә кушылырга мөмкин. Моның өчен, үз участогыңда агач утыртырга һәм садпамяти2020.рф сайтында акциянең интерактив картасына үзеңнең "Хәтер бакчасы" («Сад памяти») урыны турында мәгълүмат бирергә кирәк. Ә фотоларны исә, социаль челтәрләрдә #СадПамятиДом хештегы белән урнаштырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач