Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Раушания Камалова: “Хәтер вакыттан көчлерәк” (+фоторепортаж)

Зариповлар гаиләсе белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, шулай ук якташ Советлар Союзы Геройлары истәлегенә 42 чакрым 195 метр араны йөгереп узды.

3 май көнне иртәнге сәгать 4тә гаилә башлыгы 17, 14 һәм 8 яшьлек уллары белән 42 чакрым 195 метрлы марафон йөгерешенә старт алды. Иртә таңнан балалар өйдән үзәккә “Батырлар аллеясы”на таба кузгалды, монда батырларга баш иеп, истәлеккә фотога төштеләр һәм Карадуган-Таузар-Кенә авылы маршруты буенча юл алдылар. Кенә авылы – Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимовның туган җире. Аннан Ярак-Чурма авылы, биредән Карадуган аша “Сабантуй” ял паркына кайттылар. Марафон җиңел бирелмәде, бигрәк тә кечерәк балалар өчен. 42 чакрымнан артык араны өйгереп узу өлкәнрәкләр өчен дә җиңел бирелми. Әмма Зариповлар сер бирмәде, балаларның каратэ-кекусинкай белән шөгыльләнүләре ныклык һәм чыдамлык сыйфатларын тәрбияләгән.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы безнең барыбыз өчен дә бик дулкынландыргыч һәм тарихи вакыйга. Кызганыч, килеп туган хәлләр аркасында без бу датаны лаеклы билгеләп үтә һәм бу куркыныч сугышта катнашкан һәм безгә якты бәйрәм бүләк иткән якыннарыбызга, якташларыбызга хөрмәт күрсәтә алмыйбыз.

Марафон дистанциясен намус белән уза алганнары өчен Зариповлар гаиләсенә рәхмәт, якташларыбыз – Советлар Союзы геройлары турында тагын бер кат искә төшерделәр, чөнки аларның исемнәре ак футболкаларга язылды, шул рәвешле алар геройларның батырлыгы онытылмавын һәм хәтернең буыннан- буынга күчүен символлаштырды.

Фото: Ринат Зарипов

Раушания Камалова
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы