Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Смәелдә "Жиңү йолдызлары" балкый

"Жиңү йолдызлары" проекты кысаларында кызыл йолдызлар авыл капкаларын бизи башлады.

Тәүге йолдызларны Советлар Союзы Герое Гайфетдин Гыйлметдинов энесенең улы Гайнетдин Латыйпов капкасына беркеттек. Кызганыч, яшьли яу кырында ятып калган каһарман якташыбызның төп нигезе инде исән түгел. Әмма Гайфетдин солдат йолдызы, яу кырында ятып калган энесе Рамазан, Гыйлметдиновлар нәселе дәвамчысы булган Хәертдин йолдызы янәшәсендә. 1 капкада - 3 йолдыз, 3 бертуган баһадир, 3 язмыш... Ишетәсезме, кешеләр, безнең тыныч төннәребез, якты көннәребез, бәхетле язмышыбыз хакына гомерләре белән түләүче солдатларны онытырга безнең хакыбыз юк! Батырлыкка һәйкәл булып, мәңге балкыгыз сез – Җиңү йолдызлары.

Шушы йолдызларны ясап бирүче Курмала егете Галиев Ленар Рашит улына олы, ихлас рәхмәтебезне житкерәбез. Безнен гозеребезне тыңлап, Смәел авылыннан чыккан сугышта катнашучылар хөрмәтенә, бушка (!!!) йолдызлар ясап бирүче Ленар әфәндегә сокландык та, арабызда шундый изге күңелле яшьләр булуына сөендекә. Ленар әфәнденең үзенә, аны тәрбияләп үстергән әти-әнисенә барча Смәел халкыннан олуг рәхмәтебезне җиткерәбез, дип шалтыраталар Смәелдән.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы