Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар белән котлау

«Җәннәт шушы буладыр», - ди бүгенге тормышы турында Рәйсә әби

БҮГЕН ҮЗЕНЕҢ 90 ЯШЬЛЕК ОЛЫ ЮБИЛЕЕН ТЫЛ ВЕТЕРАНЫ РӘЙСӘ ЗАКИР КЫЗЫ ШАҺИЕВА БИЛГЕЛӘП ҮТӘ ?

Әтиләре Закир сугышка китеп, яу кырларында ятып кала. Рәйсә әбиләргә – өч сабый балага – әбиләре Миңнекамал, әниләре Фәрихәбану белән ачы язмыш сынауларын бергә узарга туры килә. Рәйсә әби гаиләдә өлкән бала буларак, ул вакытта 12 яшьтә генә булуына карамастан, әнисе Фәрихәбануга да, ике энекәшенә дә төп терәк булып кала. Ул елларда, Рәйсә әби укырга бик сәләтле булса да, җиденче сыйныфтан соң укуын ташларга мәҗбүр була. Бәхетле, матур балачакны күрмичә, аларга җан саклау өчен генә түгел, фронтка ярдәм итү өчен дә ирләре сугышка киткән хатын-кызлар, бабайлар белән бергә бик иртә тормышның авыр камытларын кияргә туры килә. Аларны, җиденче сыйныфны гына тәмамлаган 15 яшьлек кызларны, Удмуртия, Мичәбаш, Тырыш урманнарына агач кисәргә җибәрәләр. Рәйсә әбине, сәләтле кызны, авыл җитәкчеләре күреп алып, Смәел клубына эшкә билгелиләр. Аннан соң Рәйсә әби авыл китапханәсендә эшли. Авылда биш ел эшләгәннән соң язмыш Рәйсә әбине кайсы якларга җибәргәне хакында «Хезмәт» газетасының алдагы саннарында укып белә аласыз ??

Бүген исә юбилярны күркәм юбилее белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Илшат Галимуллин, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе урынбасары Фәния Йосыпова, «Смәел» хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Шакиров, авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов һәм Смәел мәчетеннән вәкилләр килгән иде ?? Солтан ага Фатыйхов та Смәел җирлегендә яшәүче бер генә өлкән буынны да котлауларсыз калдырмый. Рәхмәт аңа ??

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар Смәел авылы 90 яшьлек олуг юбилей өлкәннәр юбилей белән котлау