Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Егет булса асыл булсын...

Һәр төбәкнең туган ягын яраткан, бөтен гомерен аны үстерүгә, данлауга һәм саклауга багышлаган кешеләре була. Минем туган авылым Смәелдә дә районга матур, күркәм эшләре белән танылган, хәтта республика халкы да яхшы белгән шәхесләр бар.

Язмамда шундый авылдашларымның берсенә тукталасым килә. Шушы көннәрдә генә аңа 75 яшь тулды. Ул - Россия Федерациясенең атказанган агрономы, шагыйрь җанлы игенче Фаварис Мөхәммәтгали улы Галиев. Фаварис ага илебез халкына авыр яралар, күп михнәтләр, газаплар алып килгән Бөек Ватан сугышы чоры баласы. Дәһшәтле сугыш башланып 2 ай да үтмәстән - 1941 елның 15 августында дөньяга килә. Шул ук көнне аның ике туган абыйсын сугышка алалар."Сәрвәр җиңги сөйли торган иде, - ди д Фаварис ага. - Ике ут арасында калдым: сине дә фани дөньяга кабул итәргә, иремне дә сугышка озатырга кирәк. Минем өчен бу көн, беренчедән, яңа җанның дөньяга авыз салу шатлыгы булып кереп калса, икенчедән, иремне мәңгегә югалту көне булып истә калды." Чөнки аның ире Мөбарәк шул китүдән кире әйләнеп кайтмый, Ватан азатлыгы өчен һәлак була.


Әнисе инде өлкән чагында - 49 яшендә тапкан Фаварис исемле малайның да гомере кыл өстендә була. Карап торышка ук хәлсез, кәкре аяклы малайны күрше-тирә озак тормас дип юрый. Вакыты да нинди бит: илдә ачлык, хәерчелек, юклык. Өстәвенә, 3 ел ачлы-туклы хезмәт армиясендә җәфа чиккән әтисе Мөхәммәтгали дә тиф белән чирләп, үлем хәлендә авылга кайтып егыла, авылдашлары аңа да 3-4 көн гомере калган дип хөкем чыгара. Биләүдә яткан Фаварисның абыйсы Вәли дә сугыш тоткынында. Аларның бәхетенә, әтмисе Мөхәммәтгали озаклык белән булса да аякка баса, хуҗалыкта амбар мөдире, колхоз рәисе, агротехник, механик кебек җаваплы вазыйфаларны башкара.
Илсур Гыйматдинов.
(Дәвамын "Хезмәт" газетасының
61нче һәм анна соңгы
саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250