Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

“Халык тырыш, мөмкинчелек тә бар”, – ди әңгәмәдәшебез район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

- Рамил Рәшитович, 2017 елның беренче яртыеллыгы тәмамланырга санаулы гына көннәр калды. Районыбыз өчен ул нинди булды?

- Начар булды димәс идем. Авыл хуҗалыгы районы буларак карлы кышы, бераз соңгарак калды дип куркытса да, дымлы, салкынча язы игенчелек өчен бер дигән шартлар тудырды. Дөрес, бу әле югары уңышка гарантия дигән сүз түгел. Аның өчен әле үзебезгә дә күп тырышырга, табигать шартларының да шулай уңай дәвам итүе кирәк. Әмма шунысы хак: мондый язны без күп еллар көттек. Хәтерләсәгез, коры туфракка чәчеп, их, бер генә яңгыр яуса иде дип теләгән, Сабантуйлар җиткәнче көткән еллар күп булды бит. Башта, җылы җитмәү сәбәпле, үсеше тукталып торса да, кышны әйбәт чыккан уҗымнар да, тамыр системасын ныгытып, бик әйбәт күтәрелеп китте. Язгы чәчүлекләр дә сөендерә. Бу яз фәкать кукуруз өчен генә әйбәт килмәде. Соңгы елларда энергияле азык һәм массасы да күп чыга дип, гектарларын арттырган идек тә. Җылы яратучы культура буларак, орлыкка дигәне өлгереп җитмәскә дә мөмкин. Кем белә, бәлки көз җылы, озаграк килсә, барысы да әйбәт булыр.

- Үткән ел Бөрбашта үткән терлекчеләр Сабантуенда катнашкан ТР Премьер министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов безнең район терлекчеләре алдына зур бурыч куйган иде: елына 100 мең тонна сөт җитештерергә. Бу күрсәткеч буй җитмәс хыялга тиң булса да, район җитәкчесе буларак, сез бу "планка"ны кабул иттегез шикелле. Җыелышларда берничә тапкыр бу хакта искәрткәнегезне, конкрет бурычлар җиткергәнегезне ишетергә туры килде. Әле менә бу көннәрдә Балтач районының быел республикада мөгезле эре терлекләрнең, сыерларның баш санын иң күп арттыручы район икәне билгеле булды. Бу әнә шул 100 мең тонна үрен яулап өчен күрелгән бер чарамы, ә икенчедән, бездә бит инде болай да авыл хуҗалыгы файдалануындагы җиргә карата иң күп терлек асрала иде. Терлек азыгы белән проблема булмасмы соң?
- Дөрестән дә, сөт җитештерүне елына 100 мең тоннага җиткерергә безнең бөтен мөмкинлекләр дә бар дип саныйм. Быел 72-73 мең тонна булыр дип көтәбез. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында көндәлек 210 тонна тирәсе сөт җитештерелә, бу үткән елның шул чорыннан 8 тоннага артык. Июнь аенда гына сөтне 6 тоннага арттыра алдык. Ә мөгезле эре терлек санына килгәндә, ул нигездә дуңгызчылык бетү хисабына арта. Без бит башта ук терлекләрнең гомуми баш санын саклап калу максатында, дуңгызчылыкны бетерүче хуҗалыклар алдына өч дуңгыз урынына бер баш мөгезле эре терлек асрарга дигән шарт куйдык. Рәхмәт, хуҗалык җитәкчеләре безнең бу таләпне үтәргә тырыша, әлегә 100 процентка тупланып бетмәсә дә, шушы юнәлештә эш дәвам итә. Бу бит тиз генә була торган процесс түгел, тагын берничә елдан бу максатка ирешербез дип уйлыйм. Терлек азыгына килгәндә, без соңгы елларда инде болай да аңа күбрәк басым ясыйбыз. Быел исә тагын да тырышырга туры килә, кимендә ел ярымлык терлек азыгы әзерләргә дигән бурыч куйдык, чөнки күп хуҗалыклар бу кышны барлык запасларын бетереп чыкты. Терлек азыгының күләме генә түгел, сыйфаты да игътибар үзәгендә булачак. Берьеллык азык катнашмалары белән беррәттән соңгы елларда берничә хуҗалык күпьеллык үләннәрнең дә берничә төрен катнаштырып үстерүгә кереште. "Якты юл", "Бөрбаш", "Арбор", "Татарстан" хуҗалыклары бу элекке методның өстенлекләре күп дип саный. Быел исә "Татарстан" дүрт-биш төрле үләнне бергә кушып чәчеп, эксперимент үткәрә. Җитәкчеләребез, белгечләребез гел эзләнә, үзгәреш-экспериментлардан курыкмый димәкче булам. Яңалыкларның үзен-үзе аклаганнары практикага кереп бара. Әйтик, чәчүлекләрне, уҗымнарны гербицидлар белән эшкәрткәндә бер үк вакытта яфрактан тукландыру соңгы өч-дүрт елда инде гадәти эшкә әйләнде. Нәтиҗәсе бар, чөнки болай эшләгәндә гектардан 3-4, 5-6 центнерга кадәр уңыш арта.

- Бер әңгәмәбездә сез республика программалары безнеке кебек авыл районнары бәхетенә булды дигән идегез...
- Бу минем генә фикер түгел, очрашкан саен барлык авыл хуҗалыгы районнары башлыклары шулай дибез. Быел да гамәлдә булган утызга якын программаның барысында диярлек катнашабыз. Иске Көшкәт авылында клуб, Чапшарда мәктәп-бакча комплексы, Нормада җирле үзидарә бинасы төзелешләре, ике балалар бакчасына, Норма мәдәният йортына, Югары Ушмадагы мәктәп-бакча комплексына, Кече Лызи клубының фасад өлешенә ремонтлар, өч төрле программа нигезендә 45 миллион сумлык юллар ремонты... кыскасы, төзелеш өлкәсендә дә аз эшләнми.

- Әмма барыбер райондашлар юллар төзелеше буенча җитәрлек эшләнми дип саный.
- Аларны да аңлап була. Дөрестән дә, тузган юллар безне дә борчый. Әмма өр-яңадан эшләү өчен бу юлларның федераль программага кертелүе кирәк. Ә аның үз таләпләре. Шуларның иң беренчесе - бу урында асфальт димим, күтәрелгән юл да булмаска тиеш. Ә бездә барлык колхоз үзәкләренә инде узган гасырның туксанынчы елларында ук асфальт юл килгән. Шуңа күрә ремонтлар программасы белән чикләнергә туры килә. Әмма бу без кул кушырып утырабыз дигән сүз түгел, өстәмә юллар эзлибез. Бу хакта нәтиҗәләре булгач кына сөйләрбез. Бу өч программадан тыш әле "Главтатдортранс" карамагындагы, ягъни Балтачтан Казан, Мари, Киров өлкәләренә чыгып китә торган үзәк трассаларны карау-тәртипләү өчен бирелгән акча да бар. Үзара салым акчаларының күпчелеген авыл урамнары, тыкрыкларны тәртипләү өчен тәгаенләнгәнен дә исәпләсәң, юллар ремонты буенча да нәтиҗәләр күзгә күренерлек булыр дип көтәбез.

- Районда эшсезлек проблемасы шулай ук күпләрне борчый һәм ул бездә генә түгел, бигрәк тә шул ук авыл районнарының барысына хас күренеш. Әмма шул ук вакытта буш торган биналар күп, җитештерүгә алынучылар сирәк, эш оештыручылар да бу юнәлешкә эшкә килергә атлыгып торучылар юк дип зарлана. Бу көннәрдә генә элекке мех әйберләр фабрикасы базасында оешкан мех әйберләр тегү һәм аяк киемнәре тегү, ремонтлаучылар белән сөйләшергә туры килде. Җитештерүне үстерү, ассортиментны арттыру, эш урыннарын күбәйтү буенча әллә никадәр фикер-планнары булса да, эшкә килергә теләүчеләр юк диләр...
- Моңа аптырыйсы да түгелдер инде. Заман бик күпкә үзгәрде. Бүген күпкә җиңелрәк юл белән, күбрәк акча эшләү мөмкинлеге бар. Кешеләр уйлый да, исәпли дә, чагыштырып карый да белә шул. Бик кызганыч, вакытында сез әйткән мех әйберләр, Карадуган мебель фабрикалары, "Сельхозтехника" берләшмәсе генә саклап калынган булса да, бүген кимендә 1200 кешегә эш урыны булган булыр иде. Бер дигән, әзер җитештерү биналары болар. Һәркайсы шәхси кулларда. Алар теләгеннән башка бу территориягә беркем дә кысыла алмый (шушы көннәрдә генә аларның берсенә үтә алмадым, журналист булуым да ярдәм итмәде, ярый әле колхозлар сакланып калды, басу-кырларга да аяк баса алмаган булыр идек, дип сөендем - Г.Г.) Һич югы арендага бирү юлларын эзләсәләр дә булыр иде, ә алар, киресенчә, килүчеләрне дә саклап калу әмәлен таба алмыйлар, әле бит кызыксынучылар юк түгел, нигәдер аңлашу барып чыкмый.
- Болай дәвам итсә, акча артыннан гына кусак, авылларыбызда гади эшләрдә эшләүче дә калмаска мөмкин бит.
- Сәясәттәге иң зур ялгышларыбызның берсе, мөгаен, әнә шул гади хезмәт кешесе онытылудыр да. Аның нәтиҗәләре үзен шактый нык сиздерә башлады инде. Дөрес, соңгы вакытта эшче һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, хәзерләү, төрле конкурслар үткәрү эшенә керештеләр. Тик бу эш берьяклы гына бара - пропаганда аксый. Бүген телевидениедә нинди генә каналлар, нинди генә программалар юк , әмма алар арасында берсе дә хезмәт кешесенә багышланмаган. ТНВда ярый әле "Җир сулышы" яшәп килә. Шулай ук матбугат чараларыннан да район газетасы, "Ватаным Татарстан" гына бу турыда яза. Гаиләдә дә хезмәт тәрбиясе онытылды, бүген балаларга гына түгел, өлкәннәрнең үзләренә дә бит теге замандагы кебек эш күп түгел авылларда. Дөрес, мал-туарны күпләп асраучылар арта, андый хуҗалыкларда өлкәннәргә дә, балаларга да эш җитәрлек дип саныйк. Мәктәпләрдә хезмәт дәресләре укытуда да без хәл итә алмаслык проблемалар пәйда булды. Ресурс үзәкләрендә генә бу тәрбияне биреп булмый дип саныйм мин. Әмма кабатлап әйтәм, бу район җитәкчеләре теләгеннән генә тормый.

-Нигәдер соңгы вакытта кайбер райондашлар арасында бар яңалыкка да каршы килү, ниндидер негатив барлыкка килде кебек. Бу урында бер мәзәк искә төшә. Кешеләр җыйналган да, нәрсәдер турында сөйләшәләр икән. Алар янына соңлап кына килгән берәү, сүзнең нәрсә турында икәнен дә абайламастан: "Сез нәрсә турында сөйлисездер, әмма мин каршы", - дигән. Мондый фикерләргә ничек карыйсыз, дистә еллар берни дә кирәк булмаган, бернигә дә исе китмәгән кешеләр бүген нигәдер дәррәү уянды, фикерләрен ачыктан-ачык белдерә башлады.
- Яңалык һәрвакыт шикләндерә бит инде ул. Кешеләрнең уянуы, фикерләрен әйтүе, миңа калса, начар түгел, тәнкыйть урынлы икән, без аны һәрвакыт кабул итәргә тырышабыз. Әмма шунысы гына борчый, халык белән аз очрашабыз димәс идем, кызганычка, аларда күпчелек берни әйтми, җыелышларга йөрми, шунлыктан дөрес мәгълүматны белми, "сарафан радиосы" китергән хәбәрләргә ышана. Димәк, безгә дөрес мәгълүмат җиткерү, халыкның имеш-мимешләрен таратырлык, ышандырырлык итеп аңлату җитеп бетми. Соңгы вакытта "Хезмәт" газетасы "Сорау - сездән, җавап - бездән" дигән бик кирәкле рубрика башлап җибәрде. Безнең барлык службалар халыкны кызыксындырган, борчыган сорауларга әнә шушы рубрика аша да җавап бирергә әзер. Безнең бурыч бит барыбер халыкның эш һәм ял шартларын яхшырту, тормыш дәрәҗәсен күтәрү булып кала.

- Ни өчен бездә күп катлы йортлар төзелми?
- Сораучы, мондый йортларда яшәргә телүче юкка. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен шактый кулай социаль ипотека программасы бар. Ничә еллар аңлатсак та, моңа кушылырга теләүчеләр юк. Барысы да АПК программалары буенча чишелеш көтә. Юкса, 120-130 мең беренче кертем белән, кимендә унлап кеше җыйналса, без дә бик теләп, бу программа нигезендә өйләр төзер идек. Күрше Арчада гына шушы юл белән күпме торак проблемасы уңай хәл ителде, Арчаны бизәп торучы күпме йортлар төзелде. Ә бездә әле халык җирдән аерылырга теләми.

- Гел район үзәген генә кайгырталар, барысы да анда гына төзелә, юллары да гел ремонтлана диючеләр белән килешәсезме?
- Балтачта 8500 кеше яши. Бер караганда, биредә юллар да гел ремонтланып тора кебек, әмма бу беренче карашка гына шулай, монда кайбер авылларга караганда да проблемалырак урамнар күп. Кызганычка, киресенчә, авылларыбыз төзегрәк тә, ныграк та күренә әле. Бигрәк тә Балтачның үзәк урамында яшәүчеләр арасында йорт-җирләрен, каралты-кураларын тәртипләүгә игътибар да бирмәүчеләр бар. Күрәсең, кемдер килеп эшләп бирер дип көтәләрдер, тик ул заман үтте шул инде. Ә бу йортлар гомуми картинаны боза, шунысы күңелне әрнетә дә инде.

- Авыл халкы шәхси хуҗалыгы хисабына, үз тырышлыгы белән тапкан өстәмә керем хисабына көн күрә шул ул...
- Нәкъ шулай. Бер яктан, бездә халык бик эшчән, тырыш, ә икенче яктан, үз хуҗалыгында өстәмә акча эшләр өчен, әйтик, мал-туар асрар өчен мөмкинчелек тә бар дигән сүз.

- Рамил Рашитович, озакламый Сабантуйлары. Әңгәмәбезне шул уңайдан райондашларга теләкләр белән тәмамлау урынлы булыр.
- Сабантуй, дөрестән дә, барыбызның көтеп алган, яраткан бәйрәме. Ел әйләнәсе тырыш хезмәт куйган, зур уңышларга ирешкән райондашларыбызның зурдан кубып бәйрәм итәргә тулы хакы бар. Бәйрәмнәребез күңелле һәм имин үтсен!

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш - Гөлсинә Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250