Күңелләрдә безнең яшисең
Наил Гарифуллинның Түнтәр авылында эшләгән, безнең «Дружба» колхозында җитәкчелек иткән еллары авылның чәчәк ату чоры, дисәк тә ялгыш булмас
1985 елда Балтач районы КПСС райкомының беренче секретаре итеп сайланган Марат Әхмәтов районның алга баруында яшь, инициативалы яшьләрне җитәкчелеккә килүендә күрә. Нәкъ шул елларда төрле оешма, хуҗалык җитәкчеләре итеп яңалыкка йөз белән борылган, заманча фикерли торган яшь кадрлар сайлана. Шуларның берсе — Гарифуллин Наил Гәрәй улы.
Наил Гарифуллин 1955 елның 11 маенда Түбән Кенә авылында дөньяга килә. Кенә урта мәктәбендә укыгач, Казан ветеринария институтында белем ала, аны тәмамлагач үзәге Карадуган авылында урнашкан Калинин исемендәге колхозга эшкә кайта. Районның иң зур хуҗалыкларының берсе булган колхозда фермалары да авыл саен, бар җиргә өлгерергә кирәк. Яшь белгеч сынатмый, тиз арада ул терлекчелек тармагын яхшы белүче, кешеләр белән уртак тел табучы, аларны зур максатларга рухландыра белүче буларак үзен һәрьяктан уңай күрсәтә.
1985 елда икътисадый яктан хәйран аксый башлаган «Дружба» күмәк хуҗалыгына җитәкче итеп нәкъ менә Наил Гәрәй улын тәкъдим итәләр.
Ул вакытларны бүген «Балтачагрохимсервис» оешмасын җитәкләүче Наил Гыйләҗев искә ала:
— 1985 елда мине, Чепья «Сельхозтехника» оешмасы җитәкчелегеннән алып, Балтачка, «Сельхозхимия» берләшмәсенә директор итеп куйдылар. Беренче секретарь Марат Готович, безне үзенә чакыртып, менә сез ике Наил, икегез дә яңа җитәкче, бер-берегезгә ярдәм итеп эшләгез, дип үзенең фатихасын бирде. Шул вакыттан ике оешма, ике җитәкче, ике Наил бер-беребезне аңлап эшли башладык. Ул заманнарда колхозларга хуҗалык эшләре — урып-җыю, бәрәңге вакытларында оешмаларны билгелиләр иде. Без, «Дружба» колхозына беркетелдек, аларга хуҗалык эшендә генә түгел, ашламалар кайтарту буенча ярдәм күрсәттек. Бу чорда колхозның тот-рыклы, югары уңыш алуының нигезе шул булды, дисәк тә ялгыш булмас. Колхоз, үз чиратында, безнең хезмәткәрләргә печән-ашлык бирү, оешма ашханәсен продукция белән тәэмин итү буенча зур ярдәм итте. Матур, аңлашып эшләдек. Кызганыч, 2006 елда Наил безнең арадан вакытсыз китте.
Шул елларда «Дружба» колхозының партоешма секретаре, председатель урынбасары булып эшләгән Рәфхәт Шәрәфетдинов, Наил Гәрәй улы хуҗалыкка рәис булып килгәч, барыбызга, белгечләргә, хезмәткәрләргә нык үзгәрергә туры килде, ди. Үзе дә буш сүз сөйләми, башкалардан да конкрет эш таләп итте. Нидер барып чыкмаса, үзе булышты. Район җитәкчелеге белән уртак тел тапты, төрле оешмаларның җитәкчеләрен Түнтәр авылының проблемаларын хәл итәргә күндерә алды. Өйләргә табигый газ кертү, авылга асфальт юл салынуында аның өлеше бихисап булды. Җитештерү өлкәсендә яңалыкны кертү, һәр колхозчыга ихтирамлы карашы, болар барысы да Наил Гәрәй улына халыкның чын мәхәббәтен яуларга ярдәм итте. Аның каты авырудан соң бакыйлыкка күчүе безнең өчен, колхоз өчен зур югалту булды. Хәйран еллар үтсә дә, аны, без олы яшьтәге түнтәрлеләр рәхмәт хисләре белән еш искә алабыз, ди Рәфхәт ага.
Наил Гарифуллинның Түнтәр авылында эшләгән, безнең «Дружба» колхозында җитәкчелек иткән еллары авылның чәчәк ату чоры, дисәк тә ялгыш булмас, дип башлады үзенең сүзен мәгариф ветераны, ул елларда Түнтәр урта мәктәбендә директоры булып эшләгән Фәрт Газыймов. Авыррак җитәкчелектән соң колхозчыларга кешелекле караш, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту һәркемдә киләчәккә ышаныч тудырды. Эшләгән эшенә карап хезмәт хакын алу, өстәмә кызыксындыру чараларын күрү, көне-төне колхозчылар арасында булу — болар барысы да җитәкченең заманча фикерләвен, аларның тормышы белән яшәвен күрсәтте. Аның гаиләсе белән авылга килеп урнашуы да җитәкченең вакытлыча гына эшләргә килүче түгел, нәкъ менә озак вакытка төпләнеп, киләчәген безнең авыл белән бәйләгәнен күрсәтүче бер мисал иде. Укыту-тәрбия бирү оешмаларына ярдәмне беркайчан кызганмады. Ни генә сорап керсәң дә кире бормады. Кызганыч, Наил Гәрәй улының гомере кыска булды. Түнтәрлеләр аны рәхмәт хисләре белән искә алалар, авыл тарихында аның якты эзе калды.
«Дружба» колхозын уңышлы җитәкләгән, шушы төбәкнең үсешенә зур өлеш керткән Наил Гарифуллинга 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем тапшырыла. Кызганычка каршы, булдыклы җитәкчене рәхимсез үлем 1995 елның 6 декабрендә якты дөньядан алып китә. Түнтәрлеләр аның игелекле эшләрен онытмыйлар, олы ихтирам белән искә алалар. Ә бүген Түнтәр авылында, «Дуслык» хуҗалыгында Наил Гәрәевичның улы Рамил баш инженер булып хезмәт куя, аның эшен дәвам итә, дип әйтә алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев