Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәрхәбә Камалиева: "Күңелләрдә сугыш ярасы"

Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә әти белән бәйле истәлекләр күңелне биләп алып, гел балачакка алып кайта. Инде әтием күптән мәрхүм булса да, аның белән бәйле истәлекләремне бүлешәсем килә

Әтием Ситдыйк Сибәгат улы Сибәгатуллин Бөек Ватан сугышында катнашып, яраланып, исән әйләнеп кайткан. Ул динле кеше иде. Шуңадыр барыбызга да, ягъни алты кызына һәм бер малаена бик мәгънәле, Коръәндә булган исемнәр генә сайлап куштырган.

Әти исән-сау кайтса да, аларны авылда зур эшләр көтеп тора. Һәркайда сугыштан соңгы җимереклек, ачлык. Эш арасында әти яу кырында ятып калган иптәшләрен искә алып, бик озак уйланып утыра, истәлекләре белән дә бүлешә иде. Аягы яралангач, итеген салдыра алмаганнар да, бер күн итеген ярып төшергәннәр. Итеге җайлы иде, дип уфтанып утырганы әле дә исемдә. Мин әти үлгән көнне яхшы хәтерлим. 1964 ел... Мин беренче сыйныфка укырга кергән ел, ноябрьнең 16сы. Олы апам Мәүлиха пунктта эшли, берүк вакытта почта да тарата. Шул көнне без мәктәптән кайтышлый күрәбез, ул елап беткән, кибеттән акча ваклатып чыгып бара. Сәдакага кирәк булгандыр инде. Шунда миңа әйтә: «Әти үлде бит», ди.

Әтине җирләгән көнне бик суык иде, кар да юк, аяклар да туңып бетте. Өй кечкенә, анда кеше дә күп, без тыкрыкта җилдән качып туңып торабыз. Урамда да мәрхүмне озатырга килүчеләр бик күп иде. Күрше Нәҗип бабайларга, ул бер аяксыз сугыштан кайткан бабай уллары, оныклары белән яши, шуларга кереп җылынып чыгарга уйладык. Идән уртасында зур агач мичкә, аның суы каткан булгандыр инде, шуңа өйгә керткән булганнардыр. Алар безгә шул мичкә өстенә аш салып бирделәр. Безнең бик ашыйсы килсә дә, тамактан үтмәде, кайгыбыз бугазга төен булып кысылып тора иде. Мәхмүт абый кабер казышып кайтып ашарга утырды. Аларның да йөзләре икенче төрле иде. Бу бүгенге көндә дә минем күзалдында тора.

Безнең әти колхозда балта остасы иде, ул вакытта елга 365 көн эшлисе, әле без дә эшкә кергән елларда шулай эшләгәнбез. Хезмәт кенәгәсен ачып карасаң, шулай күренеп тора. Әти соңгы елларда авырып йөрде, аңа беренче төркем инвалидлык бирделәр. Күршедә генә бер бригадир бар иде. Ул көн саен эшкә әйтергә керә. Әти соңгы көчен җыеп, яңа өйгә ясты казый. Балаларның ятим каласын белеп, соңгы көче белән тырышып йөргән, эшләгән инде ул. Ә теге бригадир кереп тагын акыра, өйдә эшләргә ярый, безгә ярамый мәллә, дип. Аллаһы Тәгалә күрә, ул кеше балаларыннан игелек күрмәде. Кызлары да безнең милләттән булмаган кешеләргә кияүгә чыгып, бәхетләре булмады. Шул вакытларны искә алып җаным әле дә калтырый... Безгә аның начарлыгы аны эшеннән алып ыргытканчы тиде.

Аллаһыга шөкер без үстек. Мин алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан алып, каникул вакытларында 4 ел кирпеч заводында эшләдем. Миңа эш бер кайчан да авыр тоелмады. Колхозда печән җыйган вакытларда бик күңелле була иде. Бер вакыт күрше егете белән тракторга ике арба тагып, печән ташыйбыз. Ике арбаны печән белән тутырабыз да үзебез өстенә менеп утырып, өйгә кайтабыз. Кайтканда шул ике арбада чабышып уйнап кайтабыз. Ул арба арасыннан төшеп китәсебезне күзалдына да китермәгәнбез. Безне Аллаһы Тәгалә саклаган инде.

Кенә мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлаган көнне Кенәбаш кызлары белән хушлашасы килмичә, башка беркайчан да укыйсыбыз юк бит инде дип, елашабыз. Шулай аерылып өйгә таң атканда гына кайтып керсәк, безне машина көтеп тора. Җәйләүгә сыер саварга алырга килгәннәр, безнең унынчы сыйныфны тәмамлаганны гына көтеп торганнар икән. Аллаһыга шөкер, анда да 40 елга якын эшләдем. Гармун уйнап җырлап кайтып керә идем. Әни елап каршы ала иде. Ул мине жәлләгән инде. Чөнки ул чорда сыер саварга калмыйлар иде. Шулай итеп балалар да үстердем, бүгенге көндә инде 11 онык сөям. Биш вакыт намазымны укып, күңел тынычлыгы алам һәм һәркайсыгызга да шуны телим. Коръән укудан да рәхәт әйбер юк. Башта ук киләсе калган икән дигәнче, мәдрәсәләребезгә килегез, берүк куркып тормагыз.

Мәрхәбә Камалиева

Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев