Алдан хәбәр иткәнчә, "Бердәм Россия" сәяси партиясе бүлекчәләренең мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү пунктлары ял көннәрендә кабат Балтачка килде.
Алдагы язмаларда Карадуган авыл җирлегендә узган очрашу хакында тәфсилләп язган идек. Сосна авылы халкы да мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү пунктына бик теләп килде. Балалар бакчасы мөдире Алсу Хәсәнова барлык әти-әниләр исеменнән бакчага капиталь ремонт ясауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Мәктәп директоры Гамил Котдусов та белем йортына кичекмәстән төзекләндерү эшләре кирәклеге хакында әйтте һәм бу юнәлештә партиянең гозерләрен игътибарсыз калдырмавына ышаныч белдерде.
Сосна авылының яңа микрорайонында яшәүче яшь гаиләләр исә йортларны газ белән тәэмин итүдә һәм юлларны тәртипләүдә ярдәм сорады.
Халык үзләрен борчыган сорауларны язмача рәвештә җиткерде һәм партиянең анкета сорауларына җавап та бирде.
Нет комментариев