Тукай эзләре буйлап...
Рәхмәт шушындый мәгьнәле сәяхәтне оештырган җитәкчебез Зөлфирә Фәсхи кызы Камаловага, Илһам Фидаил улы Гайнетдиновка, бергәләп сәяхәт иткән ярдәмчел юлдашларыма
Без — үзләренең иҗатлары белән татар халкын дөньяга таныткан Г. Тукай, М. Җәлил, Һ. Такташ шигырьләрен өйрәнеп, укып, ятлап, сәхнәдән сөйләп үскән буын. Соңрак балаларыбыз да, укучыларда талантлы шагыйрьләребез әсәрләренә мәхәббәт уята алдык. Мәктәпкә укырга кергәнче үк Тукайның «Кызыклы шәкерт», «Гали белән кәҗә», «Шүрәле»не сәхнәдән сөйләгәнем истә.
Быел әлеге олтап шагыйрьләрнең олуг юбилейлары. Татарстан республикасы 2026нчы елны Г. Тукай елы дип игьлан итте. Шагыйрь атылган йолдыздай нур чәчеп, үзенең бер саплам җептәй кыска гомерендә халык күңелендә мәңге онытылмас шигырьләре белән бүген дә яши.
Кабатланмас талантларга бай Балтач төбәге Апуш эзләрен саклаган. Бу якның табигате йомшак, кешеләре ипле, эш сөючән, сабыр. Сөйләме алтын җепкә тезелгән энҗеләрдәй гүзәл, җырлап тора.
Нәни Габдулла биредә иң газиз, иң кадерле кешесен -әнисен югалта. «Әниемне кая алып барасыз, калдырыгыз» — дип инәлә сабый. Тик тормыш рәхимсез. Кагылып-сугылып йөрүләр, мәрхәмәтле кешеләрнең аны үзенә сыендырулары мулла малае Габдулланы танылган шагыйрь итә. 140 ел үтсә дә халык талантлы улын, аның шигырьләрен, онытмый; кадерле ядкарь итеп киләчәк буыннарга тапшыра.
Халык Тукайга килә, ул баскан эзләрдән йөреп, шагыйрьнең тузмас — тутыкмас талантына баш ия.
Без районның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгьзаләре дә Тукай елын башлап җибәрдек. Иң элек чаралар планын төзеп җаваплы кешеләрне билгеләдек, аннан соң җиң сызганып эшкә керештек. Җитәкчебез Зөлфирә Фәсхи кызы Камалова тешләгән җиреннән өзә торган үтә тәвәккәл шәхес. Заманында районда фундаментыннан башлап зур-зур ике балалар бакчасы төзетеп, шуларның берсе -Карадуганның «Ак каен» бакчасын 33 ел җитәкләгән ханым. Алар утырткан каеннар урман булып үсеп җитте инде. " Ак калфак" районда иң актив эшләүче иҗтимагый оешма. Алдагы ел өчен планны ел ахырында төзеп эшлибез.
Г. Тукай тормышында мөһим роль уйнаган Тукай — Кырлайга сәяхәт тә алдан планлаштырылды. Аны тормышка ашыруда Зөлфирә ханым һәм район башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Илһам Гайнетдинов нык тырыштылар. Илһам Фидаил улы оешма эшчәнлеген күзәтеп, даими ярдәм итеп тора. Рәхмәт аңа. Зәлфирә ханым музей хезмәткәрләре белән элемтәгә кереп, көнен-сәгатен билгеләгән, тукланып чыгу өчен якындагы кафега заказ биргән. Автобус билгеләнгән сәгатькә килеп җитте. Без уңайлы урыннарыбызга утырып Тукай Кырлайга юл алдык. Табигать — анабыз гамәлебезне хуплап буранны туктатты, күктә кояш балкыды.
Кая барсак та, юлыбызны мәгьнәле итеп үткәрәбез. Гөлсем Миңлебаева һәм Наилә Нургаяз кызы Камалиеваның үтемле вәгазь-киңәшләрен тыңлап, фикерләшеп, тыңлап, нәтиҗәләр ясыйбыз. Музей безне кар салган мәһаббәт чыршылары, Бакый Урманче иҗат иткән Г. Тукай һәйкәле белән каршылады. Бина шагыйрь әкиятләре геройларының сыннары белән бизәлгән парк уртасына урнашкан. 1971 нче елда Кырлайда махсус бинада музей төзелә. 5 елдан ул Татар дәүләт музееның филиалы, 1979 елда Б. Урманче проекты белән бина төзелеп ул әдәби-мемориаль комплекс итеп үзгәртелә.
Б. Урманче проекты белән төзелгән бина эченә үтәбез. Анда безне якты йөзле, тәмле телле хезмәткәрләр Корбангалиева Екатерина Александровна һәм экскурсовод Сәйфетдинова Альбина Равил кызы каршы алды. Екатерина рус кызы икән, чип-чиста итеп татарча әдәби телдә сөйләшә. Татарча белмәгән татарларга менә кемнән үрнәк алырга! Биредә мин беренче тапкыр гына түгел. Укучылар белән дә килдек. Экскурсияләр һәр төркемнең яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен искә алып үткәрелә. Альбина Равил кызы тирән гыйлемле, сөйләме эмоциональ, тыңлаучылар белән контакты җылы, безнең дә белемебезне барлый, кызыклы, мәгьнәле сораулары белән уятып җибәрә.
Бирегә дөньяның барча кыйткаларыннан килеп иң җылы тәэсирләр белән китәләр. Музейга сәяхәт гыйлем алуның үзенчәлекле, үтемле төре. Син биредә ишеткән, укыганнарыңны күреп, экскурсовод белән аралашып, нәтиҗәләр чыгарасың.
Шагыйрьнең тормыш һәм иҗаты 3 этапка бүленеп беренче каттагы әдәби-биографик экспозицияләргә урнаштырылган.
I-II бүлмәләрдә шагыйрьнең гыйбрәтле үсмерчак еллары булса, III бүлмәдә шагыйрьнең Җаек һәм Казан чоры тормышы, иҗаты чагылдырылган. Икенче катта картиналар тупланган.
2006 нчы елда кабат реконструкция үткәрелә. Комплеска Сәгьди абзый йорты: анда шагыйрь 4 ел яши. Йорт XIX гасыр уртасы XX гасыр башындагы авыл йортлары рәвешенә китереп төзекләндерелә. Тукай яшәгән заманнардан исән калган бай Әхмәтхан Мөхәммәтҗанов йорты бүгенгәчә яхшы сакланган, уникаль тарихи обьект булып исәпләнә. Әйткәнемчә I кат әдәби — биографик экспозиция. Г. Тукай Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла белән Бибимәмдүдә гаиләсендә туа. Тик сабыйга 5 ай тулганда әтисе Мөхәммәтгариф үлеп китә. Әнисенә дә бу йортта урын калмый. Габдулланы Өчиледәге бер карчыкка бер кибән арыш бәрабәренә асрамага биреп калдыралар. Әнисе Сасна Пучинкәсе мулласына кияүгә чыга. Бераздан ул Габдулланы да үз янына алдыра. Үги әтисе аңа ак күмәчкә бал- май ягып бирә. Тик бал -майлы тормыш бик кыска була. Габдулла кабат үтә ярлы тормышлы, ишле гаиләле Зиннәтулла бабасына кайтарыла.
Бераздан Кырлай авылы кешесе Сәгьди абзый улы үлгәч Габдулланы уллыкка алып китә. Элекке вакытта ирләрне үлгәч, ир баласы баласы кабергә төшерергә тиеш була.
Аллаһның рәхмәте ятим Габдулланы сыендырган Сәгьди абзыйның бераздан үз улы дөньяга аваз сала. Кырлайда ул абыстайдан сабак ала башлый. Аның иҗади сәләте ачыла, ул авылдагы төрле вакыйгаларга атап бәетләр чыгара.
Тик Габдулла бу йортка сыймый башлый аны кабат Зиннәтулла бабасына кайтаралар. Бабасы аны ераккарак, бер ямщикка печән базарында «Асрамага бала бирәм» — дип кычкырып йөргәндә чттекче Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа аны тәрбиягә алган. Әнисе аңа матур кәләпүш, чалбар-кәзәки, әтисе читек тегеп киерткән. Тик алар да икесе берьюлы авырып киткәч аны кабат Өчилегә кайтарып җибәргәннәр.
Габдулланың әтисенең сеңлесе Фаизә әби үзенең бай сәүдәгәргә кияүгә чыккан сеңлесе Газизә Госмановага хат яза ( аларның ир балалары үлеп китә) Галиәскәр һәм Газизә Габлулланы Уральскийга алдыралар. Биредә аны «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Җизнәсе үлгәч ул шунда яшәп укый башлый. Әхмәтша учитель мәктәбендә русча да укый.
Экскурсовод Альбина ханым биргән мәгьлүматларның беразын сезгә дә бәян иттем инде. Альбина Равил кызы шагыйрьнең бик күп шигырьләрен яттан сөйли, мин аның белән бергә кабатлап барам. Шөкер, ятлаган шигырьләремнең берсе дә онытылмаган икән. Менә без РСФСР ның һәм ТАССРның халык рәссамы Тукай премиясе лауриаты Лотфулла Фәттаховның «Татар халык әкиятләре» дигән зур картина янында. Әкият геройларын тиз таптык, кайда икәнен чамалыйм, тик берсен табып кына булмый бит. «Кисекбаш» поэмасы икән бит. Тыңлап кына йөрмәдек, шулай шактый катлаулы биремнәр дә үтәдек, нәтиҗәдә сәяхәтебез тагын да мәгьнәле, үтемле булды.
Музейда шул чорда төшерелгән фотолар, хатлар, шагыйрь исән чакта басылган китаплары, Корьән-Кәрим, Г. Тукай заманында чыккан «Әлислах», «Ялт-йолт», «Йолдыз», «Яшен» журналлары кыйммәтле ядкарьләр булып саклана.
Арча ягының кәҗүл читекләренең бөтендөньяда данлыклы булуын беләбез инде. Музейда шул читекләрне күрү, күңелдә горурлык хисләре уятты. Дөнья күргәзмәләрендә җиңү яулаган читекләр бит алар! Янында чиккән чүәк тә бар. Минем дә бар иде андый чүәгем зәңгәр күнгә кызыллы-сарылы милли орнамент төшерелгән. ( Берара Казанда бик популяр идеалар) Шул чүәкне киеп Балтыйк буе республикаларына сәяхәткә барырга туры килде. Сорап аптыраттылар бит: «каян алдың, сатмыйсыңмы?»- диләр. Озак кидем мин аларны.
Милли киемнәрдән татар кызы, татар егете сыннары нинди күркәм! Кәҗүл читекләр, «Болгар» кунакханәсеннән китерелгән мебель, Тукай чыгарган һәм шигырьләрен бастырган газета-журналлар, Уральскийдан китерелгән газета журналлар пичәтләү станогы иң кыйммәтле экспонатлар санала икән. Әнә шул станокта кургаш хәрефләр җыеп ул үпкәсенә дәвалап булмастай чир алган да инде.
Сәгьди абзый йортына узабыз. Йорт безне үткәннәргә алып китә. Тәбәнәк сәке татар халкының ярты тормышы шул сәкедә узган. Ашаган-эчкән, зур түшәккә чумып йоклаган ( йортлар салкын булган, гаилә бер-берсен шулай җылыткан.
Җеп эрләгән (машинасы да бар), тегү теккән, чигү чиккән. Сәкедә киң төпле ыштаннар күргәч «Зәңгәр шәл» дә малай ролен уйнау өчен үзем дә шундый штан теккәнем искә төште.
Аның да сере бар икән, киң төп сәкегә, атка, печәнлек һәм шундый биек урыннарга менгәндә ертылмый, материал да әрәм булмый. Кызык әйберләр күп биредә аяклы җиз казанда кер кайнатканнар, икенче төрлесе суыткыч хезмәтен үтәгән.
Музейга балаларга татар әкиятләреннән төзелгән мультфильмнар күрсәтү өчен кинозал да бар. Балаларыгыз белән мультиклар да карый аласыз. Бүгенгәчә сакланган Әхматхан Мөхәммәтҗанов йорты да уникаль Госел коену, тәһарәт алу өчен салкын мунчасы да бар. Шагыйрь үзе исән чакта ук халыкка таныла.
Кыска гына гомерендә ( ул 27 яшендә бакыйлыкка күчә) рушан йолдыз булып балкый. Әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителә. «Шүрәле» балеты бөтендөньяны иңләде. «Кисекбаш» әсәре дә зур сәхнәләрдә уйнала. Язганнарымнан төп фикерем шул: Үзен татар дип санаган һәркем музейны барып күрергә, дөньяга танылган шагыйребез Г. Тукай эзләренә басып йөрергә, бирегә балаларын, оныкларын алып килергә тиеш. Без әле җәй көне тагын килербез дигән фикер белән таралыштык.
Рәхмәт шушындый мәгьнәле сәяхәтне оештырган җитәкчебез Зөлфирә Фәсхи кызы Камаловага, Илһам Фидаил улы Гайнетдиновка, бергәләп сәяхәт иткән ярдәмчел юлдашларыма.
Әминә Мөхәммәтҗанова.
Балтач районы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының совет вәкиле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев