Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Уңышларның нигезе – тырыш хезмәт ( 2 өлеш)

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинның район Советы утырышында ясаган чыгышыннан

Ахыры. Башы – https://baltaci.ru/news/amgyiat-1736397691/unyslarnyn-nigeze-tyrys-xezmat

Сәнәгать һәм кече бизнес
Җирле сәнәгатьтә 563 кеше эш белән тәэмин ителгән. Бу тармакта 7 миллиард 604 миллион сумлык продукция җитештерелде. Аның төп өлеше сөт-май комбинатына туры килә.

«Агрохимсервис», «Таубетон», «Профиль» җәмгыятьләре, шәхси эшмәкәр Сәгыйтова Рәсимә оешмасы узган елгы эшчәнлекләрен үсеш белән төгәлли алдылар.

Урта һәм эре предприятиеләрдә айлык хезмәт хакы 64 мең 945 сумга җитте. Сәнәгать тармагына караган предприятиеләрдә хезмәт хакы уртача 54 мең 276 сум тәшкил итте.

Кече бизнес өлкәсендә 967 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшчәнлек алып бара. Бу өлкәдә 4 мең 500 кеше эш белән тәэмин ителгән.

Бүгенге көндә районда «Балтач» агропаркы һәм «Норма» сәнәгать мәйданчыклары эшчәнлек алып баралар.
Кече эшмәкәрлек субъектлары районның икътисадый үсешенә, социаль тотрыклыгына ярдәм итеп, инвестицияләр җәлеп итүдә мөһим роль уйнадылар.

Районда 2470 кеше үзмәшгуль булып теркәлеп, алар кондитер ризыклары, ит ярымфабрикатлары, тимердән төрле эшләнмәләр җитештерү, яшелчә үстереп сату белән шөгыльләнәләр, транспорт, чәчтараш хезмәте күрсәтәләр.
2025 елда ваклап сату өлкәсендә сәүдә әйләнеше 3 миллиард 275 миллион сум тәшкил итте. Бу өлкәдә 900гә якын кеше эш белән тәэмин ителгән, кызганыч, район буенча алганда биредә иң түбән хезмәт хакы саклана.

Төзелеш өлкәсе
Районда 3 миллиард 476 миллион сумлык төзелеш, ремонт һәм юл эшләре башкарылды. Биредә 300гә якын кеше эш белән тәэмин ителгән. Уртача айлык хезмәт хакы — 73 мең 37 сум.

Районыбызда «Балтач Арена» боз сарае сафка басты, «Романтик» балалар лагеренда төзелеш һәм төзекләндерү эшләре дәвам итте, Балтач бистәсендә 12 фатирлы йорт, Югары Ушма, Югары Шубан авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары, Шушма елгасы яр буе паркының өченче чираты төзелде. Шубан мәктәбенә, район үзәк хастаханәсе бинасына, Улисьял авылы клубына, Чепья мәктәбенең азык-төлек блогына, Түбән Кенә мәктәбенә, Балтач бистәсендәге күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды. Барлыгы 7 мең 210 квадрат метр торак төзелде.

Юл төзелеше һәм аларны тиешле дәрәҗәдә карап тору өчен 1 миллиард 410 миллион сумга якын акча тотылды. Үзара салым прог-раммасы нигезендә, 50 миллион сумга якын эш башкарылды. «Чиста су» программасы буенча башкарылган эшләрне дәвам итү сорала.

Торак-коммуналь хужалыклары, Балтач газы, электр челтәре һәм элемтәсе, почта оешмалары тарафыннан башкарган хезмәтләр өзеклекләрсез тиешле югарылыкта эшләде.

Социаль өлкә
Барлык укучылар да чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырды. Бөтенрәсәй олимпиадаларында да укучыларыбызның унышлары саллы. Информатика фәненнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшыручы булуы, мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамлаучылар саны артуы куанычлы.

Ранил Гыйләҗев җитәкчелегендә Салавыч күппрофильле лицее укучылары ике ел рәттән «Хәвефсез тәгәрмәч» республика конкурсында җиңеп, Рәсәй күләмендә II урынга лаек булдылар.

Салавыч күппрофильле лицеенда, «Татарстан» хуҗалыгы иганәчелеге белән, аграр сыйныфлар эшчәнлегенә старт бирелде. Әлеге проект быел Тимирязев исемендәге хуҗалык белән берлектә Норма мәктәбендә дә эшчәнлеген башлап җибәрәчәк.
Өч ызандаш республика балаларын берләштерүче «Дуслык» учагының 58 нче фестивале быел Балтач җирлегендә үтте.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә барлыгы 440 хезмәткәр эшли. Хисап елында җиде табиб кайтып эшли башлады.

Ел дәверендә төрле яшьтәге райондашларыбызга диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр уздырылды. 7 меңгә якын авыруга ашыгыч ярдәм күрсәтелде.

Ватанны саклаучылар елы, район оешуга 95 ел, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Советлар Союзы Геройлары хөрмәтенә, Ватан сакчылары паркында — стела, Чепья, Иске Салавыч авылларында легендар шәхесләр — Гарифҗан Гали улы Галиевка һәм хезмәт ветераны Харис Галимулла улы Галимуллиннарга бюст куелды, «Ватан сакчылары» музее ачылды. Шушма яр буе паркында «Шушма моңнары» мәдәни чарасын күркәм чыгышлары белән бистәдә эшчәнлек алып баручы оешма-предприятие коллективлары дәвам итте.

Районыбызда барлык милләтләрнең мәнфәгатьләрен тигез кайгырту, диннәрен, мәдәниятләрен үстерү, гореф-гадәтләрен саклауда эзлекле эш алып барыла.

Быел Чепья авылында, бай тарихы һәм күп гасырлык традицияләрне үз эченә алган, «Гырон Быдтон» удмурт милли бәйрәме республика югарылыгында уздырылды. Татарлар күп яшәгән Курган өлкәсенең Шадринск шәһәре Сабан туе балтачлылар катнашында узды.

Районда халыкның сәламәт яшәвенә зур игътибар бирелә, физик культура һәм спорт белән даими 19 меңнән артык кеше шөгыльләнә.
Узган ел районыбыз спортчылары һәм җыелма командалар 100дән артык Республика, Рәсәй, дөньякүләм спорт ярышларында актив катнашып югары уңышларга ирештеләр. Чулпан Габделганиева Төркиядә узган шашка буенча дөнья беренчелегендә кабаттан чемпион булып танылды. Кызларыбыз Алия Исрафилова һәм Ульяна Кумаева Рәсәйнең спорт остасы исемен алдылар.

Көрәш буенча яшүсмерләр арасында дөнья беренчелегендә Аяз Хәйретдинов, Мәскәү шәһәрендә зурлар арасында узган Дөнья Кубогында Руслан Рәфыйков чемпион булып танылдылар. Шахмат буенча республика чемпионатында Ландыш Гарифуллина 1 урын яулады.

Муниципаль хезмәткәрләр арасында барган һәм «Сәламәтлек» спартакиадаларында районыбыз командалары 2 урын яуладылар.

Узган ел, тагын бер зур масштаблы чара — «Аргамак» ат спорты фестиваленә нигез салынды.

Районда 10 меңнән артык пенсионер яши. Узган ел социаль яклау бүлеге аша төрле категориядәге гражданнарга 176 миллион сумлык дәүләт ярдәмнәре күрсәтелде.

«Гаилә» милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 58 әнигә 50 һәм 100әр мең сумлык акчалата ярдәм бирелде.
2025 елның 1 гыйнвареннан районда демографик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән өстәмә социаль ярдәм — һәр яңа туган бала өчен район бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган 25 мең сум күләмендә түләү кертелде.

Хисап елында районда 181 җинаять теркәлгән. Урлауларның кимүе күзәтелсә дә, аеруча авыр һәм икътисадый җинаятьләрнең артуы күңелне борчый. Җинаятьчелекнең ачылышы 61 процентка якын.

21 юл транспорт һаләкәте теркәлеп, аларда 31 кеше төрле тән җәрәхәтләре, имгәнүләр алган, кызганычка каршы, 4 кешенең үлеме теркәлгән. 

Эчке эшләр бүлегенең тѳп бурычы, булып җәмәгать тәртибен саклау, юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлдерелгән күзәтчелек чараларын көчәйтү, җинаятьчелеккә каршы көрәш, мошенниклыкны кисәтү, кылынган җинаятьләрне вакытында ачу булып кала.

Ел дәвамында район җитәкчелеге исеменә халыктан барлыгы 700 гә якын мөрәҗәгать керде. Аларның күпчелеге уңай чишелеш тапты.

2025 елда да эшчәнлегебез милли иминлекне тәэмин итү һәм бердәмлекне ныгыту белән бәйле булды. Уртак тырышлык белән ил җитәкчесе куйган контракт нигезендә еллык хәрби хезмәткә алу бурычын үти алдык.

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алгы сызыктагы сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча эзлекле эш оештырылды. Волонтерлар, район халкы һәм җитәкчелек ярдәме белән 150 миллион сумлык, 600 тоннага якын гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды. Гаиләләрдән кергән мѳрәҗәгатьләр оператив рәвештә карала. Бүгенге кѳнгә 600гә якын гариза каралып, район бюджеты, оешма, предприятиеләр һәм халкыбыз кѳче белән 15 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелде.

2026 ел Рәсәйдә Халык-лар бердәмлеге, Республикабызда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Ел дәвамында әлеге юнәлештә тиешле дәрәҗәдә эш оештырырбыз дип ышанам.

Сентябрь аенда зур сәяси вакыйга — Россия Федерациясе 9 чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары сайлауларын үткәрү бурычы тора.

Хисап елында район халкы өчен мөһим булган барлык мәсьәләләр буенча да без бер-беребезне аңлап эшләдек. Ирешкән уңышлар — хезмәтебезнең уртак нәтиҗәсе. Район үсеше хакына куйган тырышлыгыгыз, кылган игелекле гамәлләрегез өчен районыбыз халкына олы рәхмәтемне җиткерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия