Мулард - ул үрдәкнең бер төре, әмма итләч, үрдәк сыман майлы түгел
Мулардны бер суткага тозлы суга салып куйдым (0.5 пачка тоз+5литр су).
Рассолдан алып корыттым да,эченә дә,тышына да сарымсаклы майонез сөртеп, 2-3 сәг. тоттым да,эченә ярган бәрәңгеләр тутырып, рукав эченә тыгып 1,5 сәг.пешердем.
1,5 сәг.соң рукавның өстен кисеп тагын 0.5 сәг.пешердем.
Әллә нинди соуслар ясап торырга вакыт булмады чынын гына әйткәндә.
Болай да бик тәмле булды.
Чыганак: https://vk.com/tatarshlari
Нет комментариев