Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Ипи пешерәбез

Ипине өйдә пешерүчеләр дә бар. Бик зур хезмәт кебек тоелса да, бер өйрәнгәч, авырлыгы юк, ди хуҗабикәләр.

ТӘМЛЕ ИПИ
Ипи пешерү өчен камырны кичтән изеп куям. 2 стакан җылы суга 1 әр чәй кашыгы тоз, шикәр комы, 10-15 г тирәсе чүпрә салам. Апара ясап, җылы урынга томалап куеп калдырам.
Иртән торгач, 1 аш кашыгы май, арыш оны кушып, камырны басам. Кабарганнан соң, табага, формаларга кабартырга салам. Арыш оны белән ипи озаграк пешә, 180 оС кызулыктагы мичтә 1 сәгать пешердем.
Гөлсинә МУРАДИМОВА, Әлки районы Базарлы Матак.

КАБАКЛЫ ИПИ
130 г су, 100 г кабак боламыгы, 12-15 г чи чүпрә, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 50 г арыш оны, 260 г чамасы бодай оны, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае.
Кабакны шакмаклап турап, азрак су салып пешерергә. Блендер белән изәргә. Җылы суга чүпрә, тоз, шикәр комы, үсемлек мае, кабак боламыгы салырга. Он кушып, камыр басарга. Күпереп менгәч басып, түгәрәкләп табага салырга. 30-40 минуттан (төрле орлыклар сибәргә мөмкин) 180 оС кызулыктагы духовкага куеп, ипине әзер булганчы пешерергә.

Гөлия БАЛТИНА

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә