Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кореяча кишер тәмләткече белән горбуша филесы, сарымсаклы ак майда кызган бәрәңге

Табага бераз ак май салып, 1-2 тырнак сарымсак сытып, пешкән бәрәңгеләрне шунда әвәләп алабыз да, балык янына мичкә 10 минутка тыгып алабыз

Кирәк булачак: горбуша филесе, тоз, борыч, кишер, суган, кореяча тәмләткеч, бәрәңге, атланмай, сарымсак, укроп.

Эш барышы:
Филене чистартып майланган табага җәеп салабыз. Өстенә тоз, борыч сибәбез. 120-130 градустагы мичкә озатабыз. Ул арада 2-3 баш суганны ярым боҗралап турыйбыз, 1 уртача зурлыктагы кишерне угыч аша кырабыз. Ярты чәй калагы кореяча тәмләткеч, тәменчә тоз, 1 аш кашыгы үсемлек мае, бер чәй калагы зәйтүн маен салып кул белән уабыз. Табада 5-7 минут тирәсе пешекләп алабыз да, мичтәге филе өстенә җәябез. Мичне 170-180 градуска куябыз. Ул шулай пешеп бетәр. Бәрәңгене тозлы суда пешерергә. Суыннан сөзәргә. Табага бераз ак май салып, 1-2 тырнак сарымсак сытарга. 2-3 минут кыздырып алабыз. Пешкән бәрәңгеләрне шунда әвәләп алабыз да, балык янына мичкә 10 минутка тыгып алабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!


Автор Гөлүсә Рәхматуллина

Чыганак: https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев