«Батырлык» симфониясе: музыкант Җәүдәт Айдаровның сугышчан, иҗади тормыш юлы
«Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» номинациясендә беренче урынны алган фәнни-эзләнү эше
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буын да алар үрнәгендә тәрбияләнә. Бу фәнни-тикшеренү эше дә шундый шәхесләрнең берсе, якташыбыз, күренекле музыкант – Җәүдәт Айдаровка багышлана. Аның язмышы һәркемне тетрәндерерлек, сокландырырлык. Бигрәк тә, илебез Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм иткәндә, бу җиңүне яулап алуда үзләренең өлешен керткән һәм сугышның авырлыгын һәм ачысын үз җилкәләрендә сынаган каһарманнарыбыз турында онытырга хакыбыз юк. Төрле фронтларда үзләренең гомерләрен дә аямыйча, утка-суга кергән, җиңү көнен якынайткан шәхесләребезнең батырлык-ларына сокланабыз, аларның тормыш һәм сугышчан юлларын өйрәнәбез.
Җәүдәт Айдаров – шундый каһарманнарыбызның берсе. Илебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр белән танышу, алар турында өйрәнү һәм укучыларыбызны да таныштыру бик актуаль. Шуңа күрә без, батырларның берсе – Җәүдәт Айдаровның нәселе, тормыш һәм сугышчан юлы, иҗаты, истәлекләре, музейда булган документлары белән таныштык һәм әлегә эшне башкарып чыктык. Ул, ил тарихында озакка сузылган һәм фаҗигале вакыйгаларның берсе – Ленинград блокадасының бөтен кыенлыгын үз башыннан кичергән кеше. Ул – ныклык һәм геройлык үрнәге, аның батырлыгы һәркем өчен үрнәк.
Айдаров Җәүдәт Кәрамәтулла улы 1918 елда Пермь шәһәрендә мулла гаиләсендә туган. Әнисе Латыйфа татар тарихына Ишми ишан исеме белән кергән дин эшлеклесе, Түнтәр авылында 43 ел дәвамында имам һәм мәдрәсә мөдәррисе буларак танылган Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның олы кызы. Түнтәр мәдрәсәсе тарихында Ишмөхәммәт хәзрәт тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Күп кенә чыганакларда аның тирән белемле, көчле ихтыярлы, үз сүзендә нык торучан мулла булуы турында языла. Авылда һәм тирә-юньдә аның дәрәҗәсе зур була. Шул ук вакытта ул – каршылыклы шәхес буларак та сурәтләнә. 1911 елда ул император исеменә ил буенча мәдрәсәләрдә «кадим ысулы уставы» нигезендә укытырга кирәклеге турында сорап хат яза. Ләкин ул искелек ягында булса да, аның уллары һәм кызы яңалык юлыннан китәләр, рус-татар мәктәпләрендә укыйлар, белемгә омтылучан, зирәк, сәләтле булалар. Бу сыйфатлар аларның балаларына да күчә.
Хәзрәтнең бер улы – Нурлыгаян Динмөхәммәтов Октябрь революциясе елларында кызыл командир була. Икенче улы Габделхәй Динмөхәммәтов совет чорында язучы, журналист һәм мәгърифәтче буларак таныла. Өченче улы Нурислам Динмөхәммәтов совет мәктәбе укытучысы булып җитешә. Кызы Латыйфа да бик итагатьле һәм зыялы булуы белән аерыла. Ул бик еш Түнтәр авылына кайткан. Аны белүче авылдашлар, аның авылга кайткач, кулыннан килгән кадәр фәкыйрьләргә ярдәм итүе, үтә дә кешелекле булуы турында сөйлиләр. Латыйфа апаның ике улы – Җәүдәт һәм Тәлгать туа. Җәүдәт Айдаров музыка сәнгате белгече була, ә Тәлгать – Казан заводларында югары дәрәҗәле, танылган уйлап табучы-инженер булып эшли. Әтиләре Кәрамәтулла Бәйрут университетын тәмамлаган, Оренбургтагы атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсендә мөгаллимлек иткән, Сәмарканд университетында гарәп теле укыткан. Узган гасырның егерменче елларында әти-әнисе репрессияләнгәч, Җәүдәт Ташкент шәһәрендә балалар йортында тәрбияләнә.
Җәүдәт Айдаровның музыкаль сәләте бик иртә ачыла, ул күп төрле музыка коралларында уйный. Кызыл Армиядә хезмәт иткәндә аны музыка взводына алалар, ул быргычы була, бәрмә инструментларда уйнарга өйрәнә. М. Мусоргский исемендәге Ленинград музыка училищесын тәмамлый, опера театрлары симфоник оркестрларында уңышлы эшли һәм зур конкурс үтеп, Ленинград опера һәм балет театрында танылган дирижер К. Элиасберг җитәкчелегендәге оркестрда уйный башлый. Аның егерме ике еллык гомере Ленинград белән бәйле. Гомумән, Җәүдәт Кәраматуллович тормышында Ленинград шәһәре тирән эз калдыра. С.М.Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театрында эшләү, концертларда катнашу аның осталыгын бермә-бер арттыра, музыка сәнгатенә мәхәббәтен ныгыта. Шушы елларда ул совет музыка сәнгатенең атаклы кешеләре – дирижерлар А. В. Гаук, А.М.Пазовский, К.И.Элиасберг, җырчы Г.М.Нэлеп, композиторлар С.Прокофьев, Д.Шостакович белән аралашып яши.
Кырык беренче елның көзендә, илебез өчен авыр көннәрдә Дмитрий Шостакович Ленинград радиосыннан чыгыш ясый. Ленинград симфониясе, Героик симфония дип аталган бу әсәр блокададагы ленинградлыларның батырлыгына багышлана. Партия Үзәк Комитеты аны камалыштагы Ленинград халкына тыңлатырга карар кыла. Максат – ленинградлыларның рухын күтәрү, җиңүгә ышанычын ныгыту. Симфониянең партитурасын зур ышаныч белән Ленинград радиокомитеты дирижёры К. И. Элиасбергка тапшыралар. Ул музыкантлар туплый башлый. Музыкантларны башка шәһәрдән дә, хәрби частьлардан да чакыралар, ләкин аларның саны бик аз була. Беренче репетициягә 28 кеше килә.
Күбесе – дирижерның үзе кебек үк хәлсез, аякларында көчкә басып торалар. Музыкантлар арасында булган Җ.Айдаров бу көннәрне менә ничек искә ала: «Репетицияләр башланды. 1941нең кышы. Ачлык, салкын. Куллар, иреннәр тыңламый. Булган көчне саклау өчен без радиокомитет бинасында яшәдек, көнгә өчәр тапкыр репетицияләр ясадык...»
Музыкантлар арасында ачлыктан, суыктан үлүчеләр саны арта. Берничә көннән Җ.Айдаров та репетицияләрдә күренми башлый. Аны К.Элиасберг үзе эзләтә һәм аны үзе, үлгәннәр арасыннан табып алып, тормышка кире кайтара. Ленинградлылар белән бергә блокада кичергән атаклы шагыйрә Ольга Берггольц үзенең «Ленинград сөйли» шигырендә бу вакыйганы менә болай сурәтли:
Үлә беренче скрипка,
Эшкә барган чакта үлә барабан да...
Барабан – бәрмә коралларда уйнарга тиешле – Җәүдәт Айдаров. Ләкин барабан үлеп үк бетми. Ул табыла, кабаттан оркестрга әйләнеп кайта.
– Беренче репетицияне ничек ясаганыбызны һич онытасым юк, – дип яза көндәлегендә Җәүдәт ага. – Утырыштык. Бер ишебез – солдат гимнастёркасыннан, икенче берәүләр матрос киемендә. Яраларыннан кан саркып торучылар да күренгәли. Әвеш-тәвеш уйнаганны дирижерның җене сөймәгәнлеген без яхшы беләбез. Шуңа да булдыра алган кадәр төгәл уйнарга исәп. Ләкин өч сәгатьлек репетициягә түзүе кыен. Аеруча тынлы коралларда уйнаучыларга авыр… Хәл юк, шуның аркасында тын җитми, куллар тыңламый. Барабанның таяклары буйсынмаска телиләр. Һәр фразаны ун, кирәк икән йөз тапкыр кабатлыйбыз…
Бу чорда Ленинградта һәр килограмм, һәр грамм икмәк исәптә була. Көнлек паек – 125 грамм. Кайбер кешеләргә әле ул да эләкми... Шушы очрактан соң, музыкантларга бирелә торган паекны арттырырга мөмкинлек табыла, чөнки партия өлкә комитетында героик Ленинград халкы өчен нинди рухи күтәренкелек әзерләнеп ятуын бик яхшы аңлыйлар, аның өстенә репетицияләрнең барышын И. Сталин үзе контрольдә тота. Симфонияне әзерләгән чорда, фашистлар бу шәһәрне кулга төшерү, анда «Җиңү парады» үткәрү турында хыялланалар. Әмма аларның бу хыялы тормышка ашмый.
Героик симфония 1942 елның 9 августында Ленинград филармониясенең зур залында башкарыла. Зал хәлсез ленинградлылар, хәрбиләр белән тулган. Яткан килеш тыңлаучылар да булган. Концертның барышы турында Җ.Айдаров үзенең истәлекләрендә: «Һәм менә озак көтелгән концерт көне килеп җитә. 1942 елның 9 августы. Без Ленинград филармониясенең концерт залы сәхнәсендә үзебезнең урыннарны алдык. Сугыш еллары өчен хас булмаган тынлык. Без соңыннан гына белдек. Ленинград фронты сугышчыларына махсус приказ бирелгән булган: «Сиксән минутлык тынлык урнаштырырга!» Сиксән минут дәвамында шәһәрне махсус артиллерия һәм авиация саклый.
Ул август кичендә уйнаган кебек, без, мөгаен, бервакытта да уйнамаганбыздыр. Минемчә андый дәрәҗәдә бу музыка беркайчан да башкарылмагандыр.
Соңгы актлар тыңганнан соң, тамашачылар бердәм аягүрә тын гына бастылар. Аннары озак итеп Шостаковичның үлемсез музыкасына кул чаптылар. Бу музыка совет кешеләрен кыюлыкка, җиңүгә ышаныч тудыруга рухландырды», – дип язып калдыра.
Әйе, нинди зур ихтыяр көче, тырышлык, милли хис белән башкарылган симфония халыкка блокада авырлыкларын җиңәргә ярдәм иткән. Ә авылдашыбыз Җәүдәт Айдаров исеме Ленинград тарихында, блокададагы шәһәрдә Шостаковичның Җиденче симфониясен беренче башкаручылар исемлегендә мәңгелеккә кереп калган.
Ул Ленинград белән элемтәне өзми. Бу шәһәрдә Бөек Ватан сугышы елларында 8 сугышчан медаль белән бүләкләнгән Җәүдәт Кәрәматуллович анда ел саен диярлек була. Бигрәк тә Җиденче симфониянең беренче уйналуга 40 һәм 50 еллык юбилейларны үткәрүдә дә ул актив катнаша. Әмма аның 60 еллык юбилеена кадәр яши алмый. Бу концертның программасын Җ.Айдаров бик күп еллар кадерләп саклаган, чөнки ул бердәнбер экземпляр булган.
1951 елда Җ. Айдаров Ленинград консерваториясенең дирижерлык бүлеген тәмамлый. Бер үк вакытта опера һәм балет театрының, филармониянең, Ленинград радиосының симфоник оркестрларында эшли.
Ул Казанга 1959 елда, бабасы һәм әтисе реабилитацияләнгәч кенә кайта. 1959-1965 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен җитәкли. 1960 нчы елда Җәүдәт Айдарский җитәкләгән Татарстан АССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (татар хор культурасын һәм СССР халыкларының музыкаль иҗатын актив пропагандалаганы өчен) Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
1963-1975 елларда Казан дәүләт консерваториясендә дирижерлык дәресләре алып бара, бәрмә инструментлар классына нигез сала. Бер үк вакытта 1969-1973 елларда консерватория каршындагы махсус музыка мәктәбендә укыта, ә 1975-1996 елларда – Казан музыка училищесы укытучысы. Ул биредә булачак белгечләрне дирижер эшенә өйрәтә. Аның шәкертләрен хәзер республикабызның барлык төбәкләрендә очратырга мөмкин. Аларның күбесе – халык уен кораллары оркестрында җитәкчелек итә.
1985 елда Җ. Айдаровка Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.
Җәүдәт Айдаровның тормыш иптәше Зәйнәп Хәйруллина да музыкага гашыйк, бик күп еллар радиода диктор булып эшли.
Гыйбрәтле һәм фаҗигале тормыш юлы үткән якташыбыз, талантлы дирижер һәм музыкант, оста педагог, күпкырлы талант иясе Җ. Айдаров 2000 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була. Үзенең васыяте буенча Түнтәр авылы зиратына җирләнә.
Түнтәр мәктәп музеенда бик истәлекле, кадерле ядкәр бар – ул Җәүдәт Айдаровның шәхси фортепианосы. Без, укытучылар һәм укучылар аны кадерләп саклыйбыз, чөнки анда тормышның ачысын-төчесен татыган, безнең тынычлыгыбыз өчен зур тырышлык куйган, танылган музыкантның бармак эзләре саклана.
Кан коюлы һәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 81 елга якын вакыт аерып тора. Бөек Ватан сугышы ераклашкан саен Җиңү көненең әһәмияте халкыбыз хәтерендә тагын да арта бара. Шушы сугышта батырлыклар күрсәткән каһарманнарыбызның сугышчан юлын өйрәнеп, без үзебезгә сабак алабыз. Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган батырларыбызның якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Аларның батырлыгы һәм чыдамлылыгы, максатларга һәм югары идеалларга тугрылыгы безнең өчен һәрвакыт Ватанга чын мәхәббәт, аның язмышына битараф булмау, киләчәк буын өчен җаваплылылык үрнәге булачак.
Сәлихҗанова Айзилә, Түнтәр урта гомуми белем мәктәбенең 6 сыйныф укучысы
Фәнни җитәкчесе – Габдрахманова Илдария, мәктәпнең тарих укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев